Бу атнага йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 


  

 

Кучкар

Көтелмәгән хәбәр алачаксыз. Хисләрегезне контрольдә тота алмасагыз, йога белән шөгыльләнегез.

Үгезбозау

Җитәкчегезнең тәнкыйтенә әзер торыгыз. Кайчак инициатива күрсәтү өстәмә бурычлар йөкләвен онытмаска кирәк.

Игезәкләр

Бу атнада романтик маҗаралар булуы көтелә. Ялларда табигатькә чыгу файдалы булачак.

Кысла

Кәефегез еш үзгәреп торачак. Буш вакытыгызны сөйгәнегез белән үткәрергә тырышыгыз.

Арыслан

Күбрәк аралашыгыз, кешеләр белән ачык күңелле булуның эштә дә файдасы тия. Атна уртасында өйдә мәшәкатьләр арта.

Кыз

Туганнарыгызның кунакка килүе ихтимал. Чәршәмбе-пәнҗешәмбе өегезне матурлау белән шөгыльләнегез.

Үлчәү

Атнаны эшчәнлек даирәсен киңәйтүдән башларга була. Эштә низаглардан сакланыгыз.

Чаян

Кешеләр белән аралашканда сак булыгыз, уйламый ычкынган сүздән низаг чыгу куркынычы бар.

Укчы

Атна дәвамында еш кына планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Барысы да сез теләгәнчә булмаска мөмкин. Атнаның уртасы романтик очрашуларга бай.

Кәҗәмөгез

Атна башында эшләрегезне читкә куеп торыр мөмкинлек булыр. Ял итегез. Атнагыз шулай ук тиз чишү юлын таба торган сорауларга бай булачак.

Сукояр

Документлар белән эш иткәндә бик игътибарлы булыгыз. Көчегездән килгәнен генә эшләгез, булдыра алмаган өлкәдә вәгъдә бирергә ашыкмагыз.

Балык

Бергә эшләгән, укыган кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне бозмагыз, аларның ярдәменә таянырга туры килер. Атна уртасында күптән теләгән максатыгызга ирешә алырсыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии