Бу атнага йолдызнамә

20-27 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 
 

 

 

 
 

Кучкар

Атнагыз тиз чишү юлын таба торган сорауларга бай. Яраткан кешегез кәефегезне күтәрер. Шаулы кичәләрдән баш тартсагыз яхшырак булачак.

Үгезбозау

Кәефегез атна буена күтәренке булыр. Якын кешегезгә карата назлы мөнәсәбәттә булыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә күңелле очраклар килеп чыгар.

Игезәкләр

Көчегездән килгәнен генә эшләгез, булдыра алмаган өлкәдә вәгъдә бирергә ашыкмагыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, ялгыз Игезәкләр икенче парын очратып, гашыйк булырга мөмкин.

Кысла

Бергә эшләгән, укыган кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне бозмагыз, аларның ярдәменә таянырга туры килер. Атна уртасында күптән теләгән максатыгызга ирешә алырсыз. Мәхәббәт өлкәсендә яңа эмоцияләр көтелә.

Арыслан

Профессиональ өлкәдә барысы да сез теләгәнчә барачак. Кирәкле кеше янында үзегезнең сыйфатлы эшегезне күрсәтә алырсыз.

Кыз

Атнаның уртасы романтик очрашуларга бай. Күп кенә парларга бу вакыт мөнәсәбәтләрен яңарту өчен уңайлы. Атна ахырын бернигә дә карамастан, сез бик күңелле үткәрерсез.

Үлчәү

Җитди эшкә тотыныр алдыннан, булдыра алуыгызга ышаныгыз. Кирәкмәгән вәгъдәләр бирергә ашыкмагыз. Атна дәвамында еш кына планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Барысы да сез теләгәнчә булмаска мөмкин.

Чаян

Атна буе теләмәгән кешеләр белән очрашырга туры килер. Бөтен борчуларга да яхшы яктан карый белегез. Башлаган эшегезне җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

Укчы

Теләгәнегезгә ирешер өчен элеккеге танышларыгыз белән элемтәгә керергә туры килер, алар ярдәме белән барысы да җайлы барачак. Артык акчагызны туздырырга ашыкмагыз, атна ахырында алар сезгә кирәк булачак.

Кәҗәмөгез

Эшегездә хаталар китереп чыгарырга мөмкинсез, игътибарлы булыгыз. Шулай ук конфликтлы очраклар да булыр, кеше белән уртак тел табарга тырышыгыз, үзегезнең фикерегезне бәйләргә кирәкмәс.

Сукояр

Ашыгып җитди адымнар ясамагыз, бар өлкәдә дә уйлап эш итегез. Атна уртасы бик күңелле вакыт, тормышыгызга үзгәреш кертәсегез килсә, бу эшне атна уртасыннан башлагыз.

Балыклар

Мәхәббәт өлкәсендә, тулаем үзегезнең интуициягезгә таяна аласыз. Атнаның икенче яртысында кәефегез бераз кырылыр. Яныгызда сезне аңлый торган кеше булуын теләрсез.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии