Бу атнага йолдызнамә

17- 23 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы


 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атна матур истәлекләр вәгъдә итә. Ул кызыклы һәм көтелмәгән очрашуларга бай булачак. Гомумән тормышыгыз активлашып китәр, җәмәгать эшләрендә дә катнашырсыз.

Үзегбозау

Артык алҗымас өчен вакыт-вакыт үзегезне яңа тәэсирләр белән шатландырырга тырышыгыз. Бу атнада сезнең өчен вакытында ял итү аеруча мөһим.

Игезәкләр

Оптимистик рухлы, әмма игътибарга лаек булган кайбер әйберләргә җиңелчә генә карарга тырышыгыз. Берәр адым ясар алдыннан яхшылап уйлагыз.

Кысла

Хәзер абстракт фикерләрдән конкрет эшләргә күчәргә вакыт. Бу атнада балык башлангычларда яклау табу җиңел булачак.

Арыслан

Сез шәхси һәм профессиональ проблемаларыгызны хәл итү өчен вакыт һәм энергия таба алачаксыз. Әмма атна ахырында бөтенләй хәлдән тайганыгызны сизәрсез. Стресстан чыгу өчен якын кешеләр белән аралашу ярдәм итәчәк.

Кыз

Бу билге астында йөрүчеләргә шикләнү хас. Аларга һәрвакыт мәкерле, начар әйберләр күз алдына килә, бу исә эшлекле һәм шәхси файда китерми. Тышкы тынычлыкны булса да сакларга тырышыгыз.

Үлчәү

Торак ремонтлау, яңарту, иске әйберләрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнергә мөмкин. Сез һәрнәрсәгә иҗади якын килгәнлектән, тырышлыгыгызның нәтиҗәсе сокланырлык булачак.

Чаян

Бу атна сез бер дә уйламаган, көтмәгән яңа тәэсирләргә һәм сюрпризларга бай булачак. Әмма ни генә булса да, аек акылны саклап калырга кирәк.

Укчы

Бертөрлелектән сакланырга тырышыгыз: бу – кызыклы һәм мавыктыргыч кешеләр өчен кирәк булган тормыш энергиясенә зыян гына китерә.

Кәҗәмөгез

Берәр җиргә яки командировкаларга җыенучыларны күңелсезлекләр көтәргә мөмкин. Финанс хәлләрегезнең начараюы бар.

Сукояр

Профессиональ хәлегез никадәр киеренке булуга карамастан, куркуга бирелмәгез. Әгәр дә үз алдыгызга хәл итәрлек максат куясыз икән, беркем дә сезгә комачаулый алмый.

Балык

Үз дигәнеңдә нык тору сезгә зур уңышларга ирешүгә ярдәм итәчәк. Күпләрнең эш алыштыру мөмкинлеге туачак. Проблемалар булса да, алар җиңел хәл ителәчәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии