Бу атнага йолдызнамә

8-14 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Кемнәрнеңдер киңәшләренә игътибар итмәгез: зыян гына салачаклар. Күпләр үзләрендә эчке киеренкелек тоеп, проблемаларының һәммәсен диярлек тиз генә хәл кылып куячак.

Үгезбозау

Тормышыгызда сөенечле һәм көенечле хәлләр чиратлашып барачак. Бу төрле вакыйгалар тормышыгызга карашны җитди үзгәртергә мөмкин. Көтмәгәндә генә берәве белән танышу яки элеккеге элемтәләрне торгызу кесә ягын калынайтуга ярдәм итәр шикелле.

Игезәкләр

Өмет-планнарыгыз муеннан! Күпчелегенең тормышка ашачагын да исәпкә алсак! Шәхси тормышыгызда көтелмәгән борылышлар булырга мөмкин.

Кысла

Үзегезне уңайсыз хәлдә калдырырдай имеш-мимешләр ишетелер. Иң яхшысы аларга игътибар итмәгез. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләргә әзер булып торыгыз.

Арыслан

Бөтенесе дә ал да гөл! Үзегездән, тышкы кыяфәтегездән, якыннарыгызның мөнәсәбәтеннән моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә канәгатьлек хисе кичерәчәксез. Аннан килеп, әйбәт кенә керемле дә булып куячаксыз.

Кыз

Бөтен атна дәвамында көч-куәтегез ташып торачак. Эшегездә уңышларга ирешү, тоткан урыныгызны ныгыту теләге бик көчле булганлыктан, ялкаулану, әштер-өштер генә эшләү дигән әйберләр бөтенләй онытылачак.

Үлчәү

Килеп туган теге яки бу хәлләрнең барчасы да сезнең файдага тәмамланачак. Матди хәлегез берникадәр яхшырачак. Тормышыгызның ниндидер бер өлкәсендә бик нык үзгәрешләр булачак.

Чаян

Бу атнада дусларыгызга серегезне чишүдән сак булыгыз: чөнки алар сезне авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Атна азагында акчагызны кысыбрак тотыгыз.

Укчы

Тормышыгызны тәртипкә салу өчен бик уңайлы чор. Эшегездә моңарчы аңламаган әйберләргә төшенеп шаккатачаксыз. Көтелмәгән җирдән акча керүгә сөенәчәксез.

Кәҗәмөгез

Үзгәртеп булмаган әйберләрне үзгәртергә маташып, вакытыгызны юкка уздырмагыз, ди йолдызлар. Килеп туган хәлләргә җайлашырга үзегездә көч тапсагыз, тормышыгыз күпкә җиңеләячәк.

Сукояр

Күңелегез үзгәрешләр тели. Әмма шуны истә тотыгыз: яңа әйбер көндәлеккә әйләнгәнчегә генә әйбәт була. Яңалары бәрабәренә иске элемтәләрне өзәргә ярамый: чөнки алар озакка бармаячак.

Балык

Эчке көчегез әкренләп артачак. Күптән түгел генә булган күңелсезлекләргә карамастан, Балыкларның күбесе менә дигән итеп хис итәчәк. Матди хәлегез дә яхшырганнан-яхшырачак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии