Бу атнага йолдызнамә

29 октябрь – 4 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 


 


 

 

 

Кучкар

Акыл сәләтегезне тиешенчә бәяләп сөендерерләр. Югары дәрәҗәдәге җитәкче белән аралашу үзегез өчен бик файдалы килеп чыгар. Документлар белән эшләү, һөнәри осталыгыгызны үстерү өчен бик шәп атна.

Үгезбозау

Килеп туган хәлләр ниндидер яңа кешеләр белән танышып аралашуны таләп итәр. Сәфәргә чыгу мәсьәләсе көн кандагына килеп басар. Сөеклегезнең бер туганы белән сезнең арада ниндидер мәсьәлә буенча бәхәс кубуы бар.

Игезәкләр

 Игезәкләргә нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтү өчен форсат килеп чыгачак. Бу исә аларга хезмәт урыннарында югарырак баскычка күтәреләгү ярдәм итәчәк. Үзләрен кызыксындырган бер мәсьәлә буенча бик кирәкле мәгълүмат алып, кайберәүләрнең башлары күккә тиячәк.

Кысла

Документлар артыннан йөрисе булыр. Сабырлыгыгызны җуймыйча гына шуларның очына чыгып бетсәгез, алга таба үзегезгз җиңелрәк булачак. Гаиләгездәге мөнәсәбәтләр тагын да җылынып сөендерәчәк.

Арыслан

Бу атнада һөнәри эшчәнлегегезгә бәйле мәсьәләләр алгы планга чыгачак. Планлаштыру белән ныклап торып шөгыльләнергә туры киләчәк. Атна ахырында эшегез буенча бик күңелле яңалыклар ишетәчәксез.

Кыз

Иҗади сәләтегезне күреп алырлар. Моның файдасы сезгә тими калмаячак. Бу атнада күңел ачу чаралары, кызыклы вакыйгалар көтелә.

Үлчәү

Гаиләгезне борчыган мәсьәләләр, оештыру чаралары игътибар үзәгендә булачак. Балачак елларыгызның хатирәләрен саклаган урыннарга килеп чыгуыгыз ихтимал. Көнкүреш техникасы сатып алу өчен уңай атна.

Чаян


Мәшәкатьле, ыгы-зыгылы атна. Эшегезгә, гаиләгезгз кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә шактый күп вакытыгызны һәм көчегезне исраф итәрсез бугай. Сөендерә, шул ук вакытта сагайта да торган бер хәбәр ишетәчәксез.

Укчы

Финанс мәсьәләләренең очына чыгу байтак кына вакытыгызны алачак. Чыгымнарыгызны вагы-төягенә кадәр барлап чыгарга кирәк булачак. Акча белән бәйле эшләрегездә ялгышлыкны вакытында ачыклау, әлбәттә, үзегезгә бик зур файда китерәчәк.

Кәҗәмөгез

Беренче карашка сәеррәк тоелган, әмма белеп файдаланганда үзегезгә зур файда китерә алырдай бер мәгълүмат ирештерүләре бар. Эш урынында берәве һөнәри сәләтегезгә шик белдереп, ачуыгызны чыгарыр.

Сукояр

 Күңелегездә уй-фикерләрегезне кемгәдер ачып салу теләге туар. Эшләрегез серлелек пәрдәсенә яшеренеп барыр. Белеп торыгыз: бу атнада ирештерелгән бер мәгълүмат төбендә нечкә, яшерен мәгънә ятарга мөмкин.

Балык

Туган-тумачаларыгыз, дус-ишләрегез белән иркенләп аралашу, борчу мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү мөмкинлеге туар. Җәмәгать эшләрендә катнашу кызыксыну белдерүегез бар. Шәп кенә яңалык ишетүегез ихтимал.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии