Бу атнага йолдызнамә

5-11 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Бу атна авырга туры киләчәк. Сезнең күп кенә эш-гамәлләрегез башкаларга һич кенә дә ошамаячак. Шул сәбәпле сез прроблемаларыгыз белән япа-ялгыз калырга мөмкинсез.

Үгезбозау

Үзгәрешләрдән куркырга кирәкми: башлыча алар күңелегезгә хуш килерлек булачак. Иң мөһиме – югалып калмаска, бик тиз генә тиешле карарга килергә, көтелмәгән гамәлләргә әзер торырга кирәк.

Игезәкләр

Эштәге киеренкелек борчуга салачак, көчегез һәм мөмкинлекләрегезгә ышанычыгыз кимеячәк. Сүзе үтә торган, дәрәҗәле бер дус табу теләге тынгылык бирмәячәк. Тик менә үзегезгә кешеләрнең кемлеген шундук танып алу осталыгы җитмәскә мөмкин.

Кысла

Вакыйгаларга үтә бай атна. Барлык эшләргә көч-куәтегез җитсен генә. Кемнеңдер кубызына биергә әзер булып тору – уңышка ирешүнең мөһим шарты әнә шул.

Арыслан

Үзегезне бик шәп хис итәчәксез. Аннан килеп, булдыклылыгыгыз, эшкә сәләтегез күзгә күренеп артачак. Аралашу мәсьәләсендә дә бернинди кыенлык килеп чыкмаячак.

Кыз

Күктәге торна артыннан кумыйча, кулындагы песнәкне нык итеп тоткан кешеләр өчен бик уңай атна. Килеп туган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча гына кирәкмәс адымнардан үзегезне саклап кала алачаксыз.

Үлчәү

Гаилә кочагында ял итү өчен моннан да шәбрәк атна быел тагын булырмы икән? Шул ук вакытта дус-ишләрегез белән аралашудан да баш тартырга кирәкми: аларның киңәш-табышлары үзегезгә бик тә ярап куячак.

Чаян

Белеп торыгыз: эшегездә кыенлыкларга китерердәй хаталану ихтималы зур. Күпне вәгъдә итәрдәй тоелган кайбер мөмкинлекләрнең асылда искитәрлек булып чыкмавына әзер торыгыз, дип кисәтә йолдызлар.

Укчы

Ни кызганыч, эш урынында иң яхшы ниятләрдән чыгып кылынган гамәлләрегезне аңлаучылар бөтенләй табылмаска мөмкин. Аның каравы гаиләгездә танычлык-татулык хөкем серү генә түгел, үтә шатлыклы бер вакыйга да булачак.

Кәҗәмөгез

Абруегызга тап кундырмау гадәттән тыш мөһим. Кешеләрнең ихтирамын җую өчен бер ялгыш адымның артыгы белән җитәсен белеп торырга кирәк. эштәге мөнәсәбәтләргә генә түгел, шәхси тормышыгызга да кагыла бу.

Сукояр

Беренче карашка, агым буенча гына йөзгәндә, барсы да әйбәт килеп чыгар сыман.тик сез килеп туган хәлләрне контрольдә тоту дигән әйберне үз өстегезгә алырга тиеш булачаксыз. Ныклап уйланылган карарга килүне таләп тәчәк бу.

Балык

Мәнфәгатьләрегезне яклау таләп ителәчәк. Үзегезгә изгелек эшләргә теләүчеләрнең гамәлләре асылда аю хезмәтенә әйләнеп калырга мөмкин. Үз эшләрегезгә аларны тыкшырдырмый калу да шактый авыр булачак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии