Бу атнага йолдызнамә

3-9 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 


 Кучкар
 

Шәхси мәсьәләләрне хәл итүдә саклык кирәк. Белеп торыгыз: хата җибәрү, буш хыяллар әсирлегендә калу куркынычы зур. Җитәкчегез, өлкәнрәк яшьтәге хезмәттәшегезнең киңәше үзегезгә алга китәргә ярдәм итәчәк.

Үгезбозау

Бу атнада гадәттәгедән җиңелрәк акыл белән эш итәрсез. Бу хәл, әлбәттә, тормышыгызга берникадәр дәрәҗәдә төрлелек өстәр. Тик менә соңыннан кайбер проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин.

Игезәкләр

Игзәкләргә атнаның беренче яртысы ошамый калмас, мөгаен. Ник дигәндә, үзләренең йомшак якларына өстенлеккә әйләндерә алачак алар. Атна ахырында исә, җитдиләнеп, үзләре өстенә җаваплык алырга әзер булуларын күрсәтергә туры киләчәк.

Кысла

Бик уңайлы гына түгел, үтә күңелле дә атна булачак. Сер итеп тотмаган күп кенә теләкләрегезнең гамәлгә ашачагын да исәпкә алсак.

Арысланын

Язмышыгызга төшкән сынауларны җиңел генә уздырып җибәрә алуыгыз дәрәҗәле кешеләрнең ышанычын яуларга ярдәм итәчәк. Үзегезне яхшы яктан күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, дип кисәтә йолдызлар.

Кыз

Бу атнада эшегез мәсьәләсендә куанычлы хәбәрләр ишетә алмассыз: теләгәнегезнең якын киләчәктә тормышка ашмаячагын белеп, кәефегез кырылыр кебек. Тик бу хәлгә бетеренәсе юк: сезнең “урам”да бәйрәм булачак әле.

Үлчәү

Гади генә атна түгел: эш-гамәлләрегезнең һәркайсын бик җентекләп уйларга кирәк булачак.аның каравы, акча мәсьәләсендә хәлләрегез яхшырачак: әйбәт кенә керемнәр булачак.

Чаян

Белеп торыгыз: игътибарсызлыгыгыз аркасында ниндидер югалтуга дучар булуыгыз бар. Сабырлыгыгызны җыеп, үзегез дә ашыкмагыз, башкаларны да ашыктырмагыз. Бары тик шулай гына хатадан хали булып калачаксыз.

Укчы

Шактый ук уңышлы атна. Бердәнбер кимчелеге – ул да булса, тәнкыйтьчеләрегезнең күбәеп китүе. Гади генә итеп әйткәндә, үзегезгә артык еш бәйләнеп теңкәгезгә тиюләре ачуыгызны чыгарачак.

Кәҗәмөгез

Бу атна бик яхшы узачак. Ник дигәндә, Кәҗәмөгезләр килеп туган хәлләргә җыйлашып кына калмыйча, аны үзләренчә файдалана да алачак. Аннан килеп, алар бик мөһим бер бәхәстә җиңеп чыгачак.

Сукояр

Тормышыгызга ыргылып кергән үзгәрешләр бик шәп нәтиҗәләр китерер. Акча мәсьәләсе дә борчу тудырмас: тотрыклы керемнәр көтелә. Ялгыз Сукоярлар бердәнберләрен табачак.

Балык

Эшегез акрынрак барыр, әмма бу үзегезгә файдага гына булыр. Финанс мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр көтегез. Үткәндәге мәхәббәтегезгә карата күңелегездә кабат кайнар хисләр уяныр.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.12.2012 20:59:04


§ Йолдызларга карап киләчәкне сөйләү турында.

Кайбер кешеләр йолдызларга карап киләчәктә нәрсәләр буласы, көтеләсе хакында алдан сөйләп куялар. Андый кешеләр бүген газета-журналларда хәбәрләрен биреп баралар. Аларны урысча «гороскоп» дип йөртәләр. Әгәр дә без аларның сүзләре белән Аллаһының Коръәндәге сүзен чагыштырып карасак бөтенләй капма-каршы фикерләне күрәбез. Моны сез астагы чагыштыру таблицасын укып карап белегез.


АЛЛАҺ

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячегән белми». (Локман, 34)
Ягъни кешеләр үзләренең тәкъдирләрен белмиләр алдагыны, киләчәкне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә димәк.
ЙОЛДЫЗНАМӘ «Сөембикә» журналы, №8, 2001 ел.
Игзәкләр. 15 сентябрьгә кадәр җитәкчегез белән уртак тел таба алмассыз. Рухи таяныч һәм тынычлыкны дусларыгыздан, якыннарыгыздан табарсыз. 16 сентябрьдән соң эшегез дә рәтләнер. Йолдызлар сезгә күп очрашулар һәм сәяхәтләр вәгъдә итә.

Тикшерү

Без мөселманнар буларак дөньяны яраткан бөтен халыкны тәрбияләп торучы, җәннәт-җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенә ышанырга тиешме әллә йолдызчының сүзенә ышанырга тиешбезме? Әгәр дә без йолдызчының сүзенә ышансак нәрсә була соң?
1. Аллаһның «Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячәген, нәрсә булчагын белмәс» дигән сүзе дөрес түгел булып чыга, ә йолдызчының сүзе дөрес була.
2. Аллаһның сүзе дөрес булмагач Аллаһы Тәгалә ялганчы булып чыга, ә йолдызчы дөрес сөйләүче була.
3. Аллаһның Коръәннендә хаталар бар, ә йолдызчының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә чыга.

Әгәр дә мөселманнар Аллаһы Тәгаләне ялганчыга санасалар һәм Аның Коръәне хаталы, дип танысалар һәм Аның аятьләре дөрес түгел, дип ышансалар, алар кем булалар соң? Аларның «лә иләһе илләллаһ» дип китергән иманнары иман булып саналамы соң?

Последние комментарии