Бу атнага йолдызнамә

28 гыйнвар – 3 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнада үз көчегезгә генә исәп тотарга кирәк булыр. “Наполеон” планнары яки алагаем зур үзгәрешләр турында онытып тору хәерле. Әкрен барган тиз җитәр.

Үгезбозау

Эшләрегездә бик зур алга китешләр булыр. Сыналган дусларыгыз ярдәменә кыю төстә исәп тота алачаксыз. Сюрпризлар көтегез.

Игезәкләр

Бу атнадагы кыенлыкларга беркем дә гаепле түгел. Фәкать килеп туган хәлләрдә сез куйган таләпләр артык зур кебек. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, көндәлекэшләрегезгә чумсагыз, яхшырак булыр.

Кысла

Менә дигән мөмкинлекләр атнасы. Хәтта эчпошыргыч көндәлек эш-мәшәкатьләрегез дә күңелегезгә рәхәтлек китерәчәк. Гаиләгездә күңелле вакыйга булачак.

Арыслан

Күп акча, дан-шөһрәт яки сөю-сөелү телиме күңел? Баш миегезне армый-талмый эшләтүдән, ялларны эш көненә ялгаудан курыкмасагыз, гомумән, соңгы тамчы көчегезгә кадәр тырышсагыз-тырмашсагыз, ирешәчәксез аларга сез.

Кыз

Вакыйгалар үзәгендә калырга әзер булыгыз. Иҗат кешеләребу атнада бик зур хыялларын тормышка ашырып, бәхет диңгезендә йөзәчәк. Башкаларның да тормышларында уңышлар аз булмаячак.

Үлчәү

Эшегездә үсеп китәргә җай чыгачак. Атна урталарында матур яңалыклар ишетәчәксез. Гаиләгез, якыннарыгыз өчен горурлык хисләре кичерү мөмкинлеге бирердәй хәлләр көтегез.

Чаян

Килеп туган хәлләр – сезнең өчен генә уйлап табылган кебек. Алардан бары тик файдалана белергә генә кирәк. Матди хәлегезне яхшырту мөмкинлеген күрми калмагыз берүк, дип кисәтә йолдызлар.

Укчы

Бу атнада ялгыз гына әллә ниләр тоҗырып булмавына төшенәчәксез. Үзегезне әллә кемгә санап йөрүдән туктарга кирәк түгелме икән? Тормышыгызны җайларга теләсәгез, шул хакта уйланыгыз әле.

Кәҗәмөгез

Киләчәккә корып куйган планнарыгызны ашыгыч төстә тормышка ашыра башларга кирәк. Моның өчен бик тә кулай вакыт җитте. Әйбәт кенә яңа эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Баш тартмагыз аннан.

Сукояр

Гаиләгезне гаугадан саклап калу өчен берникадәр тырышлык куярга кирәк булачак. Бу җәһәттән көчегезне җәлләмәгез – үкенмәссез. Көнкүрештәге вак-төякләр аркасында үзегезнең, шулай ук башкаларның да нерв күзәнәкләрен какшатмагыз.

Балык

Килеп туган хәлләрне дөрес бәяләмичә, хаталанырга мөмкинсез. Сак булыгыз. Шәхси тормышыгыз да саклык, шулай ук игътибар һәм сакчыллык сорый. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии