Бу атнага йолдызнамә

4-10 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Беренче карашка бик өметле тоелса да, бу атнада яңгыраган тәкъдимнәргә шикләнеп карау дөресрәк. Шәхси әйберләрегезне барлап йөрегез.

Үгезбозау

Кешеләргә ярдәм итү теләге уяна. Әмма артык тырышуның кирәге юк, югыйсә башыгызга утыруларын да сизми калырсыз.

Игезәкләр

Атна аңлашылмаучанлыклардан башланырга мөмкин. Сүзләрне уйлап кына сөйләргә кирәк. Мөһим карарлар кабул итүне икенче атнага калдырып торыгыз.

Кысла

Авырлыклар килгәндә терәк булырдай кешене очратачаксыз. Эштә күңелле яңалыклар көтә. Хәзер сез артык көч түкми дә уңышка ирешә алачаксыз.

Арыслан

Икеләнү туганда эчке сиземләү хисенә таянырга кирәк. Әлегә карьера үсеше турында уйларга иртә. Гадәтләнгән эш режимында үзегезне күрсәтергә тырышыгыз.

Кыз

Яңа мөмкинлекләр ачыла, өстенлекле якларыгыз күрсәтә алачаксыз. Көтелмәгән урыннан керем алу мөмкинлеге бар.

Үлчәү

Нәрсәгә генә алынсагыз да, тырышлык бушка китми. Тәвәккәлләүдән курыкмагыз. Күчемсез милек белән эшләрнең киләчәге бар.

Чаян

Төп проблеманы хәл итәргә тырышыгыз, калганнары әлегә көтеп торыр. Бу атнада кредит алырга яки банкка процентка акча салырга да ярый.

Укчы

Тормышта яңа мөмкинлекләр ачыла. Керем арту мөмкинлеге зур. Җәмәгать эшләреннән читтә йөрмәгез, эшлекле очрашулар файдага гына.

Кәҗәмөгез

Мәхәббәт өлкәсендә барсы да яхшы. Яңа танышлар табу, тышкы кыяфәтне үзгәртү теләге туа. Сишәмбе эштәге партнерлар белән башланган элемтәләр ныгый.

Сукояр

Эчке сиземләү хисенә таянырга кирәк, ул чакта маңгай күзе күреп җиткермәгән әйберләрне дә сизәргә ярдәм итә.

Балык

 

 

Көтелмәгән вакыйгалар тормышка ямь кертеп җибәрә. Язмыш тарафыннан бирелгән бүләкне кулдан ычкындырмагыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии