Бу бәхетле пар бергәләп биш көн генә яшәп калган (ФОТО)

Әлеге фото 21 яшьлек Кэйти Киркпатрик һәм аның 23 яшьлек ире сурәтләнгән. Кэйтида яман шеш авыруы тапканнар. Әмма кыз үлемгә дучар булса да, боекмый.

Эчке органнары бик нык сызлап авыртса да, кыз үзенең туена әзерләнә. Кэти бик нык ябыгу сәбәпле, туй күлмәген берничә тапкыр кечерәйтеп тегәргә дә туры килгән.

Туйда гадәти булмаган бер аксессуар була - кислород трубкасы.

Язылышу вакытында Кэти берничә тапкыр тәнәфес ясаткан. Чөнки авыртуы аңа озак басып торырга ирек бирмәгән.

Туйдан соң биш көн үткәч, Кэйти вафат булган. Шушы авыру һәм хәлсез кызның елмаеп кияүгә чыгуын күреп, уйландыра... Бәхет күпме сузылуына карамастан, ул һәркемгә киләчәк... 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.01.2013 15:14:24

Менә бәхетле булып үлгән, кияүгә кыз бетмәс анысы, ул аның үләсен алдан белеп, кирәгеннән артык бәхет биргән күрәсең. Күрше биттәге карт та артык бәхеттән җан тәслим кылмагае.

21.12.2012 21:26:05

Туйдырдылар ла бу Куак ишеләр, билләһи! Суфилар, имеш!! Үзләренә баксаң, ниндирәк бәндәләрдер эле... Шул хәлендә дә елмаерга, соңгы шатлык мизгелләре кичереп өлгерергә үзендә көч тапкан бу батыр кызга, аның олы йөрәкле киявенә соклану белдерәсе урында хөсетләнеп утыра бит, уф-ф!!!

20.12.2012 23:18:56

жэмэгать, нинди кеше сон сез? сокланырга кирэк бу кыз баланын мондый адымыннан. Тэубэ итми эллэ ни эшлэп беткэндер, тик анын хатыны булып 5 кен булса да яшэп калган бит. хатын кызнын нечкэ кунелен, эчке доньясын анламый бу ир ат халкы. Мин сокланам анын бу адымы белэн!

20.12.2012 20:07:38

эйдэ куак,католик-православларны да акылга ойрэт.)))))))

20.12.2012 15:57:49

Гомереннен сонгы коннэрендэ тэубэ итмичэ, шэрэ кием киеп йору дорес тугел , элбэттэ((((

20.12.2012 13:36:53

Ул хэркемгэ кирэк, хэм кадерле дип тэмамлар идем...
Кияу олы йорэкле,ихтирамга лаек зат!!!

Последние комментарии