Бүген Әфган туенда шартлауда 20 кеше һәлак булды

Әфганстанның төньягында җирле хәрби башлыгы Әхмәт Ханның кызы туенда интихар һөҗүмендә кимендә 20 кеше һәлак булды, 60лап кеше яраланды. Әхмәт Хан үзе һәм берничә рәсми дә һәлак булды. Шартлау Саманган вилаяте Айбак шәһәрендә булды. Полиция хәбәр итүенчә, интихарчы үзен туй барган бүлмәгә кереп шартлаткан.

Талибан бу һөҗүмгә катнашы булмаганын белдерде. Шартлауны Әхмәт Ханның көндәшләре оештырган булырга мөмкин дип фаразлана.

www.azatliq.org

Фото: immelman.us

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии