Бүген Рәйсә Борһаниеваның туе

Бүген "Казан" гаилә үзәгендә кичке якта Рәйсә һәм Тимур үзләренең гаиләләрен рәсми рәвештә теркәде.


Журналист Рәйсә Борһаниеваны беләсездер. Заманында ул "Юлдаш", "Шәһри Казан", "Кәеф ничек?" газеталарында, "Сәхнә" журналында эшләп киткән иде. Хәзер "Идел"дә хезмәт куя. 

Кияү егет Тимур хокук саклау органнарында эшли. Тумышы белән Чистайдан, әмма шактыйдан Казанда яши.

Никахны инде узган елны ук укыткан булсалар да, юридик яктан Рәйсә һәм Тимур гаиләсе әле бүген генә туды.

Ә кичке якта - туй күлмәкле, тост-теләкле, җыр-биюле һәм шатлык күз яшьле туй мәҗлесе! 

Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз! Гаиләгез нык, тормышыгыз бәхетле булсын!

P.S. Никах фотоларын моннан карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=10145

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии