Булат Бәйрамов: «Ләйсән белән икебез дә ут булсак, авыр булыр иде кебек»

- “Ирне ир иткән дә - хатын, юк иткән дә - хатын” дигән мәкаль бар бит әле. Тулысынча килешәм. Хатын – ул ирен төрле эшләргә канатландырып торучы. Әгәр дә ул мактап торса, һәр башлангычыңны хуплап торса, әлбәттә, ир-ат зур эшләр башкарырга сәләтле. Әгәр дә аны өендә җылы аш, якты чырай көтеп тора икән, ул канатланып йортына да кайтачак.

Ир-ат үзе өчен эшләми бит, гаиләсе өчен тырыша. Хатын-кыз гына колак белән яратмый, ә ир-атлар да. “Аю баласына да җылы сүз кирәк”, - диләрме әле?!

- Карап торганда, Ләйсән бик усал һәм таләпчән кебек. Ә чынында исә?

- Кайсы фотода аны шулай итеп күрдегез микән? Юк, ул усал түгел. Бәлки читтән шулай тоеладыр. Ә таләпчәнлеге бар. Бигрәк тә балаларга карата. Чөнки алар белән күбрәк Ләйсән шөгыльләнә. Ә әти кеше ул барыбыр кыз баланы иркәли. Мин аларга бер тапкыр гына каты итеп әйтүем бар, әмма барыбер күп очракта йомшагракмын.

Ләйсән иҗатка карата да, үзенә карата да таләпчән. Без икебез дә шундыйрактыр. Мин – су йолдызлыгыннан, ул – ут. Шуңа да бер-беребезгә туры киләбез. Икебез дә ут булсак, авыр булыр иде кебек.

 

- Ир буларак, гаиләдә куйган таләпләрегез бармы? Нәрсә ачуыгызны чыгара ала?

- Ләйсәнгә таләп куясы түгел, миңа нәрсә ошамаганын ул яхшы белә. Аш бүлмәсендә, балаларның дәрес әзерләү бүлмәсендә әйбернең үз урынында ятмаганы ошамый. Яткан урын җыештырылган булырга тиеш. Өйдә чисталык, пөхтәлек булсын инде. Һәм, миңа калса, гаиләдә һәр эш киңәшләшеп башкарылырга тиеш.

- Талашсагыз, дуслашуга таба кем беренче адым ясый?

- Еллар барган саен глобаль “бәрелешләр” юк, Аллага шөкер. Әмма сүзгә килсәк, шундук дуслашабыз да. Ир белән хатын 50 ел бергә яшәсә дә, ул әле бер-берсен өйрәнә, аралары хаман көйләнеп бетә алмый. Әмма без Ләйсән белән икебез дә озак ачу саклый торганнар түгел. Хатын да беренче адым ясый, мин дә. Бер-беребезгә каты бәрелмибез.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии