Булат Бәйрәмовның туган көненә 10 сумлык бүләк ясаганнар

20 февраль көнне "Татар радиосы" ди-джее, "Музыкаль каймак" тапшыруы алып баручысы Булат Бәйрәмовның туган көне булып узды. Бәйрәмнән соң без Булат белән элемтәгә кереп, бәйрәмнең ничек үтүе белән кызыксындык.

- Булат, ничә яшьне тутырдың инде?

- 33 тулды. Шундый символик сан.

- Кунак җыеп, мәҗлес оештырдыңмы соң?

- Әйе, дуслар-егетләр белән кафеда утырдык.

- Бүләкләр күп җыйгансыңдыр алайса. Иң истә калырлыгы нинди иде?

- Бер дустым телефонга 10 сум акча салды. Башта "сиңа виртуаль чәчәкләр бәйләме бүләк итәм, ә эчендә котлау открыткасы" дип смс язган иде. Мин шаярып җавап бирдем: "Ә акчасы кайда?". Күп тә үтмәде, телефоныма 10 сум акча килеп төште һәм смс: "Гафу ит, шуннан да артык җибәрә алмыйм, чөнки букеты кыйммәт иде". Мондый оригиналь бүләк алганым юк иде әле (көлә)...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии