Булат Җиһаншин аэродромда нишләгән?

Булат Җиһаншин белән аэродромда очрашкан идек ул көнне. Спорт ярышларыннан соң булган күрсәтмә чыгышлар тәмамлануга, ике кешелек спорт самолетында очарга чират көтәбез.

Аның минем кебек кызык эзләп кенә түгел, ә эш белән йөрүе икән. Кулында камера, аңа ияреп килгән ике кечкенә малайның да эшләре җитди булып чыкты. Болар да артистлар икән. Болын буйлап йөгереп уйнап йөргән әлеге сабыйларны Булат очар кош биеклегеннән видеога төшермәкче. Соңыннан күрдем: «Чын егетләр дуслыгы» дигән клиптагы төп геройларның малай чагы иде алар. Әмма мине әсир иткән вакыйга соңрак булды. Ихластан: «Менә бу ичмасам чын егетләр дуслыгы булган!» – дип куйдым. Нигезсез түгел иде ул. Эш менә нәрсәдә: инвалидлар көне уңаеннан әзерләнгән радиотапшыру вакытында алып баручы, студиягә килгән 17 яшьлек Данис Хәбибуллиннан әңгәмә барганда: «Нинди дә булса хыялың бармы?» – дип кызыксына. Ә егет, ике дә уйламыйча: «Булат Җиһаншин белән бергә сәхнәдә җырлыйсым килә», – димәсенме! Сәгате-минуты белән бу сүз Б.Җиһаншинның үзенә дә барып ирешә. Ә Булатның үзе, сүзе бер: «Эшлибез аны!» – ди.

Данис сәхнәгә чыгып утыра. Бер ягында – Булат Җиһаншин, икенчесендә – Илнур Баязитов. Чын егетләр дуслыгы менә нинди дә була әле ул! Җырдан соң халык аларны, аягүрә басып, алкышларга күмә. Күзләргә тыгылган күз яшьләрен дә яшерә-тыя торган түгел. Аңлашыла. Әлеге инвалидлар өчен узган концерттан соң да берничә урында бергәләп чыгыш ясарга туры килә әле аларга.
 
– Бу уй минем башка ничек килгәндер, үзем дә белмим. Күрәсең, ул шундый гадәти булмаган, күңелгә ниндидер илһам килгән мизгел, Ходайның «Амин» дигән чагы булгандыр. Соңгы вакытта шатлыгым эчемә сыймыйча, шушы вакыйгалар өермәсендә йөрим. Миңа алар белән бер сәхнәдә җырлауның нинди бәхет икәнен белсәгез икән. Җыр тәмамлангач, Булат абый да, Илнур абый да кулымны кыстылар. Чын егетләрчә! Бу – искиткеч мизгелләр! Рәхмәт аларга! Мин инде аларны үземнең дусларым дип атыйм. Ә чыгыш ясау әзрәк шүрләтте үзе, чөнки халык алдына чыгу – зур җаваплылык. Булат абый да, Илнур абый да: «Курыкма, син бит үзең генә түгел, без сине күтәреп алабыз, булышабыз», – диләр. Тамашачы ошатты безне, бик каты итеп кул чапты, бар да диярлек елап утырды. Мин кечкенә чакта да концертларда җырлый торган идем, ә бусы бөтенләй башкача...», ди Данис.
 
Данисның аяк-куллары тумыштан бик тыңламый шул. Шулай да гадәти мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Җырларга ярата, 9 май алдыннан бабасына багышлап язган җыры «Хәтер ялкыны»н Чаллыда да башкарган. Сынлы сәнгать белән дә кызыксына. Азнакай районында сәләтле балалар арасында уза торган бәйгедә катнашып, 2008 - 2009 елларда «Чулпан» премиясенә лаек булган. Дипломнары бар.
 
– Мин үзем – шундый булсам да, шаян-шук, тормышны яратучан егет. Бигрәк тә машиналар һәм техника белән бәйле булган бөтен нәрсәләрне үз итәм. Ә хыяллар һәрвакыт тормышка аша, бары тик ышанырга һәм өметне өзмәскә генә кирәк, – ди ул.
 
"Шәһри Казан"
Расиха ФӘИЗОВА

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии