Быел бәби тапкан артистлар үзенчәлекле очрашуга җыелды (ФОТО)

27 ноябрьдә Россиядә – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан Intertat.ru редакциясендә әниләр һәм бәбиләр белән үзенчәлекле очрашу узды. Чараның кунаклары: быел бәби тапкан танылган артистлар Айгөл Шәйхетдинова, Гүзәл Идрисова, Гөлназ Шәрипҗанова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева, Чәчкә һәм аларның балалары.

Бала тугач, хатын-кыз өчен бөтенләй яңа тормыш башлана. Өйдәге эшләр, бала тәрбияләү, кайберәүләр параллель рәвештә эшли – боларның барысына ничек өлгерергә? Балансны ничек сакларга? Баланы няняга калдыру ышанычлымы? Өйдәге җылылыкны саклау, ир белән гармониядә булу серләре хакында редакция кунаклары белән әңгәмә кордык.

Җырчы кызлар бала тапкач та матур булып калу турында да серләште. Кайберләре табигатьтән зифа гәүдәле булса, икенчеләре артык авырлык белән көрәшүен, диетада утыруын яшерми. Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова диета ярдәмендә ябыкса, Гөлназ Шәрипҗанова белән Чәчкә бәби тапкач үз формаларына кире әйләнеп кайткан. Хәер, кызларның актив тормыш рәвеше алып баруы да йогынты ясамый калмыйдыр.

"Ир эшләргә, ә хатын-кыз матур булырга тиеш!" – дип саный Гүзәл Идрисова. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы булса да, Гүзәл матурлык салоннарына йөрергә тырыша. Айгөл Шәйхетдинова, әйтик, андый җиргә йөрергә вакыты булмау сәбәпле, мастерны өенә чакыртуын белдерде.

1

2

3

4

5

6

Чыганак: Интертат.ру

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии