Чаллы кәләшләре дельфинарийга лимузинда йөри

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә “Кәләшләр көне” узды. Әлеге бәйрәмдә быел 74 кәләш катнашкан. Традицион чараның узуына начар һава торышы да комачауламый - чибәркәйләр шәһәрнең берничә учреждениесенә бара алган.

Ак күлмәкле гүзәл затлар иң әвәл Татарстанда бердәнбер саналган дельфинарийга юл тотканнар. Традиция буенча “Мәңгелек ут” мемориаль комплексына чәчәк бәйләмнәре куйганнан соң кәләшләр Тантаналар сараена бара. Кызларның 8 лимузинда йөрүе бу чарага купшылык өстәвен дә әйтеп үтәргә кирәктер.

Бу көнне Чаллы кәләшләре шулай ук “Тулпар” спорт комплексындагы фотосессиядә катнашканнар. Ә иң истә калган һәм күңелле мизгелләр Җиңү паркындагы карусельләрдә әйләнү булгандыр, мөгаен.

Энтузиастлар бульварыннан узганнан соң кәләшләрне “Батыр” күңел ачу комплексында мул табыннар белән каршы алганнар, биредә төрле бәйгеләр узган. Бәйрәм азагында гүзәл затларга бүләкләр тапшырганнар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии