Чаллыда дельфиннар гаиләсе ишәя (ВИДЕО)

Чаллы дельфинариенда өченче дельфин баласы дөньяга килде. Аның әнисе - 20 яшьлек Инга. Ул инде икенче тапкыр әни булды - 2010 елда туган дельфин баласына Инди дип исем куштылар. Ә 2012 елда Сони кушаматлы дельфинның баласы - Синди дөньяга килде. Һәм менә дельфиннар гаиләсендә тагын бер шатлыклы вакыйга.
Дельфиннарның табигый булмаган шартларда үрчүе – бик сирәк күренеш, шуңа күрә Чаллы дельфинарие хезмәткәрләре үзләрендә мондый могҗизаның инде өченче тапкыр кабатлануы белән бик горурлана.
 
Сүз уңаенда, Чаллыда туган Инди белән Синдины күптән түгел генә Анападагы төп дельфинарийга җибәрделәр. Хәзерге вакытта Чаллы дельфинариенда ата дельфиннар да юк - аларны да диңгезгә озаттылар. Әмма тиздән Чаллыга яңа дельфиннар китерәчәкләр. Марсель Зарипов алар арасында ата дельфиннар да булыр һәм диңгез хайваннарының үрчүе дәвам итәр дип өметләнә.
 
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии