"Чалы кошы" Айдан Шенер кияүгә чыгу турында фикерен Казанда әйтте

Ул тамашачыларга төрек язучысы Ришат Нури Гүнтекинның романы буенча төшерелгән “Чалы кошы” (“Королек – птичка певчая”) фильмында төп героиня - Фәридә буларак билгеле. Быел ул Казанга халыкара мөселман киносы фестиваленә хөрмәтле кунак буларак килде.

 Айдан ханымның тамырлары – бер яктан кырым татарларына, икенче яктан, Казан татарларына барып тоташа.

Илле яше тулып китүгә карамастан, Айдан ханым бик матур күренә, зифа буйлы. Ул озак еллар дәвамында матур булып саклануының сәбәбен әтисе-әнисе чибәр булудан гына түгел, дөрес тормыш рәвеше алып бару, диетик ризыклар ашау, бит тиресен даими тәрбияләп тору белән аңлата. 
 
Кызы Айҗан да аның эшен дәвам итә: үз вакытында дизайнер һөнәрен үзләштергән 25 яшьлек кызы хәзер сериалда төшә. Кайчандыр футболчы хатыны булган Айдан ханым бүгенге көндә үзен бик бәхетле хис итә, кызы белән икәү генә гомер итәләр. “Үземне бик бәхетле хис итәм, кияүгә чыгу турында бөтенләй дә уйламыйм”, - диде актриса, болай да 4 мәче һәм 4 эте белән гөрләшеп яшәвен искәртеп. “Үз ирегемне бик тә яратам”, - дип тә өстәде ул.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии