Чәчем тиз үссен дисәң

Хатын-кызның чәче ялтырап торырга, коелмаска, очлары бүленмәскә, чиста булырга тиеш. Моның өчен берничә кагыйдәне үтәү сезгә зур ярдәм итәр.

Чәч ялтырасын өчен, таракны дөрес сайлагыз. Тарак бары тик табигый материалларда ясалган булырга тиеш.

Металладан эшләнгән тарак кулланмагыз. Металл тарак чәчнең очы бүлгәләнүгә китерә.

Юеш килеш тарарга ярамый. Юкса чәч бөртекләре нык тартыла һәм “ватыла”.

Чәчнең үз мае барлык озынлык буенча тигез бүленсен өчен, тамырыннан башлап очына таба тарарга кирәк.  

Буталган чәчне теш аралары зур булган тарак белән тарагыз, төеннәрне алып ташлагыз.

Чәчне кисеп торсаң, тиз үсәр дигән гыйбарә дөрес түгел. Чәч бөртекләренең калынлыгы һәм озынлыгы тамырлары нинди булуга бәйле.

Чәчне озак һәм көчле итеп басып тарарга ярамый. 

Арзанлы чәч юу чараларында аммоний сульфаты дигән начар матдә була. Ул чәчне сынучан итә һәм баш тиресен киптерә.

Чәчне резинка һәм заколкалар белән кысып куймагыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.06.2013 15:50:31

Бу кагыйдэлэрне белмэгэн кеше бар микэн доньяда?

08.06.2013 15:28:13

Бу язма детсад балалары очен булса кирэк.

Последние комментарии