Чәчкә бер айда 7 килога ябыккан

«Кайтуыңны кыр казы юрар» җырына клибы чыккач, «Чәчкә тазарган икән» дигән сүзләр еш ишетелде. Хәзер исә ул үз-үзен кулга алып, бер айда 7 килога ябыккан.

"Чыннан да, соңгы елда мин бераз тазардым шул. Ашауны чикләмим, өстәвенә руль артына утыру да тәэсир иткәндер. Кайбер абый-апалар: «Кияүгә чыккач түгәрәкләнеп, матурланып киткәнсең», – дияләр иде. Шундый сүзләрдән соң, кайбер концерт күлмәкләремә дә сыймый башлагач, мин үз-­үземне кулга алырга булдым. Хәзер күбрәк хәрәкәтләнергә, әзрәк ашарга, саф һавада йөрергә тырышам. Яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирә башладым. Майлы, кыздырылган ризыкларны бик сирәк кенә ашарга тырышам. Нәтиҗәсе дә бар, март аенда 7 килограмм­га ябыктым",  дип белдергән Чәчкә "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии