Чәчкә: "Яшь аермасы иң мөһиме түгел" (ИНТЕРВЬЮ)

Әле кайчан гына Чәчкә “Мин әле җыенмыйм кияүгә!” дип җырлап йөргән иде. Баксаң, җырчының гаилә коруына инде бер ел вакыт узган. Менә шул бер ел эчендә нинди генә гайбәт ишетелмәде, хәтта Чәчкә бала тапкан дигән сүзләр дә йөрде. Кайсы дөрес, кайсы ялган икәнен Intertat.ru хәбәрчесе ачыклаган.

Чәчкәнең мәхәббәт тарихы болайрак. Моннан өч элек ул татар шоу-бизнесыннан китеп, үзен бөтенләй башка өлкәдә сынап карый. Ул Бөгелмә шәһәрендәге мәдәният бүлегендә белгеч вазыйфасын башкара: төрле отчетлар, планнар тутыра. Шулай да Бөгелмәдә узган төрле чараларда чыгыш ясый. 3 ай үткәч, үзенең бер җирдә генә утырып эшли торган кеше түгеллеген аңлап, концертлар белән гастрольләргә чыгу теләге яңадан уяна. Бу – беренче сәбәп булса, икенчесе – Чәчкәнең җырчы Ирек Гибадуллин белән танышуы.

Ирек – яшь булуына карамастан, танылып килүче җырчы. Белеме буенча артист икән. Танышулары исә бик кызык килеп чыккан. Шулай берсендә, Ирек Чәчкәне Интернет челтәрендә эзләп табып, аны яманшеш белән авыручы балалар өчен Казанда уздырылачак хәйрия концертына чакыра. Әлбәттә, җырчы бик теләп ризалаша. Беренчедән – саваплы эш, икенчедән – Бөгелмәдә яшәп алганнан соң, Казанны бик сагынган.

Чәчкә Казанга килгәч, Ирек белән аралашулары тәмамланмый. Бергә төрле кичәләр алып бара башлыйлар. Икесе арасында дусларча мөнәсәбәт урнаша. Хәтта бер-берсен озак күрмәсәләр, сагына торган булалар.

Шулай берсендә Чәчкә, туйга дип, Пермь якларына китә. Сәфәр бер атнага сузыла. Пермь якларыннан Казанга поезд белән иртәнге сәгать дүрттә килеп төшәләр. Чәчкә ни күзләрен белән күрсен?! Ирек кызыл розалар бәйләмен тотып, Чәчкәне каршы алырга килгән. Сөенече эченә сыймаган. Вокзалда җырчы Чәчкәне танып алып, телефоннарына төшерергә тотынганнар. Фанат дигәннән, бервакыт Чәчкә белән Ирек Дәрвишләр бистәсендәге кибеткә туктагач, “Ашыгыч ярдәм” шоферы юл уртасында машинасын калдырып, Чәчкәдән автограф куйдыртам дип чапкан. Чәчкә үзе дә шаккаткан. Бу рәвешле автограф алганнары юк иде, ди җырчы.

– Башта Ирек белән без бары дуслар гына идек. Тора-бара бер-беребезгә кирәк икәнлегебезне аңлап, гаилә корырга булдык. “Мин син сизмичә генә үземнеке иттем”, дигән була инде Ирек (елмая). Беркемгә дә сер түгел, Ирек миннән 7 яшькә кечерәк. Әмма акыл ягы да бар бит. Ул бик акыллы, бар эшемдә дә миңа терәк. Минем ягымнан да, аның ягыннан да яшь аермагыз бар икән дип әйтүче булмады. Иң мөһиме – яшь аермасы түгел, ә арабызда мәхәббәтнең булуы. Аллага шөкер, без бер-беребезне бик яратабыз. Кияүгә чыкканымны сөйлисем килмәде. Артист халкын болай да тикшереп торалар. Мин туебызның тыныч һәм матур гына узуын теләдем. Аллага шөкер, барлык теләкләремә ирештем. Соңгы бер ел эчендә мине бала тапкан дип тә сөйләделәр. Сөйләп кенә калмадылар, хәтта котларга да тотындылар (елмая). Рәхмәт! Әлегә бәби көтмибез. Алла боерса, киләчәктә алып кайтып, сезнең котлауларыгызны ишетербез дип уйлыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыгасымны беркемгә дә, хәтта якыннарыбызга да сөйләмәдек. Төгәл даталарын, барлык туйга кирәк-яракларны әзерләп бетергәннән соң гына әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга әйттек. Туебыз бик шәп үтте. Шулай да фотоларны Интернетка куядан баш тартып тордык, – диде җырчы Чәчкә.

Яшь парның туйлары кайдан үткән соң?! Мәҗлес бик күңелле, тыйнак һәм шул ук вакытта купшы узган. Дуслары аларга бүләк ясап, үзләренең шәһәр читендәге зәвыклы өйләрен туй үткәрергә биргән. Никах белән туй көне 2013 елның 14 августында шушы өйдә узган. Көндезге сәгать унбердә никах укысалар, сәгать икедә язылышканнар. ЗАГСны чакырган булалар. Язылышканнан соң, яшьләр белән лимузинга утырып, Казан буенча йөргәннәр. Никахка – 60 лап, туйга 40 ка якын кеше килгән. Кичкә таба бәйрәм тагын да кыза барган. Бер якта – банкет өстәле, икенче урында – шашлык, дискотека. Хәтта мунча да якканнар. Туйда кияүгә чыкмаган кызлар да шактый булган. Ә кәләшнең чәчәк бәйләме кияүдә булмаган К.Тинчурин артисткасы Әлфия Хәсәнованың кулына килгән дә төшкән. Әлфия ханым 60 яшьтән узуына карамастан, сәхнәдә яшь кызларны да уздырырлык шул!

Сүз уңаеннан, Чәчкәнең Интернет челтәрендәге махсус битендә телефон номеры күрсәтелгән. Әмма шалтыраткан күп кеше аңа түгел, ә турыдан-туры Ирекнең үзенә эләгә.

– Үземнең телефон номерымны кую көнләшүдән түгел, ә башка мәсьәләләргә бәйле. Аллага шөкер, безнең арада көнләшү юк. Чөнки без гел бергә. Чәчкәнең фанатлары бик күп шалтыраталар. Иртәнге сәгать дүрттә-биштә дә шалтыратырга мөмкиннәр. Аның белән сөйләшергә телиләр, яратуларын белдереп шалтыраталар. “Яратыгыз”, диям дә телефонны куям (елмая). Кайберләре, ир-ат тавышын ишеткәч, үзләре шундук телефонны “ыргыталар”. Әгәр фанатлар Чәчкәгә нәрсәдер әйтергә телиләр икән, аның өчен махсус бите бар. Алар рәхәтләнеп шунда яза алалар. Чәчкәне яратмаслык түгел. Ул – профессиональ сәхнәдә миннән алданрак кабынган “йолдыз”. Киләсе елга иҗатына 10 ел булачак. Быелгы сезонда ул бөтенләй яңа образда сәхнәгә чыкты. Эльвира Тенькова исемле имиджмейкер белән эшли. Шулай ук “Кайтуыңны кыр казы юрар” исемле җырына клип төшерде. Эшлисе эшләр, башкарасы җырлар да күп. Чәчкә – бик тырыш, куйган максатына ирешә торган кеше. Аны насыйп ярым итеп сайлавым – Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип саныйм, – ди Ирек Гибадуллин.

Соң булса да уң булсын, яшь парларның бергә кушылуларын ихлас күңелдән котлап, аларга бары иҗади уңышлар теләп калабыз!

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Intertat.ru" электрон газетасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.12.2014 13:59:07

Ин мохиме яшь аермасы булмаса да,сизелеп тора инде.Эле яши-яши тагын да сизелэчэк.

10.11.2014 22:35:25

баш тартып тордык!!! бу нинди суз бу?

10.11.2014 14:31:09

яшь егетне элэктергэн,бергэ басып торганда малай гына булып куренэ.

09.11.2014 17:46:35

Йокым качты: егет бик яшь булып чыкты бит, аллам сакласын, качып югалмасын тагын!

07.11.2014 10:36:56

Уз-узенне кутэрмэсэн, кем кутэрер? Маладис Чэчкэ, без ни эйтсэгез дэ ышанабыз инде!

Последние комментарии