Чирмешән кызы Мәскәүдә матурлык конкурсында катнаша

“Чирмешәннең мини-миссы“ Алсу Сәлахова Мәскәүдә Татарстан данын яклаячак. Ул “Россиянең кечкенә миссы“ бәйгесендә катнашырга әзерләнә.
Чирмешән лицееның 5нче класс укучысы Алсу “Татарстан мини-миссы“ бәйгесендә “Беренче принцесса“ исеменә лаек булды.
Алсу “Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленда да призлы урыннар иясе. Мәскәүдә узачак конкурста якташыбыз “Человек – чудак“ исемле җыр башкарырга җыена.
"Бу бәйгедә бик теләп катнашам. Әлегә нык дулкынлану юк. Мәскәүгә баргач ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер", дип белдергән Алсу "Безнең Чирмешән" газетасына.
Чыганак: "Интертат.ру" газетасмы
Комментарии
Алсуыбыз менә җиңү яулап кайтып та җитте! Афәрин, Алсу! Без синең белән горурланабыз.
кемнэрнен кызы ул,Алсу,молодец!!!
Бик сөйкемле бала. Шуның өстенә һәр яктан сәләтле, талантлы да әле ул. Уңышлар телим, Алсу!