Чулпан Закирова икенче тапкыр әни булды

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Закирова һәм танылган көрәшче, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы Илнар Әхмәтҗанов гаиләсендә шатлык. 22 июнь көнне икенче балалары дөньяга аваз салды. Кыз бала!

 “Авырлыгы 3800., буе 53 сантиметр. Әтисе ахыргача малай көтте, шунлыктан әлегә исем уйламаган”, дип шатлыгы белән бүлеште Чулпан “Туйлар.ру” хәбәрчесе белән.

Олы кызлары Ясмин дә әнисенең һәм нәни сеңлесенең кайтуын түземсезлек белән көтә икән.

Без исә, Илнар һәм Чулпанны чын күңелдән котлыйбыз. Кызыгыз игелекле бала булып, үзегезгә охшап үссен!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.06.2013 21:06:22

Илнар безнен авылныкы!!))

26.06.2013 11:20:54

Бьхетегез гомерлек булсын, Чулпан!!!

25.06.2013 16:24:39

Матур пар,бэхетле булсыннар.Балалар бэхете курергэ язсын узлэренэ.Менэ ичмасам болар пар.Проблемаларында ботен Татарстанга чэчмэгэннэр.Бэхет бары тик бэхет.

Последние комментарии