Чыгарылыш кичәсендә үзенчәлекле күлмәге белән шаккатырган кызны халыкара модель агентлыгы хезмәттәшлеккә чакырган

Интернетта “Шәрә кыз” исеме белән танылган 17 яшьлек украин кызы Анастасия Фоменконы халыкара модель агентлыгы хезмәттәшлеккә чакырган. Настя исә әлегә бу тәкъдимгә җавап бирергә ашыкмый.

 

 

 

 

 

 

Life News хәбәренә караганда, Soni de Russo модель агентлыгының Волгоград бүлеге җитәкчелеге Анастасия Фоменконың чыгарылыш кичәсендә төшерелгән фотоларын күргәч, хезмәттәшлек итәргә чакырган. Әйтергә кирәк, мода белгечләре Настяның күлмәген Dolce&Cabbana коллекциясендәге күлмәккә охшаткан. Күпләр дизайнер киеме гаҗәеп төгәллек белән тегелгән, ди.

“Мин Настяны үзебезнең модельләр мәктәбенә чакырам. Кызның йөзе үзенчәлекле, фигурасы да начар түгел. Минемчә, әгәр дә теләге булса, ул зур уңышларга ирешергә мөмкин. Кыз ризалык бирсә, без аның образы бөтен дөньяда танылуына көч куячакбыз. 

Бүгенге көндә безнең модельләр Dolce&Cabbana, Prada, Versace, Gucci, Calvin Klein дизайнерлары белән эшли. Шулай ук Vogue, Bazar, Elle, Glamour журналлары өчен фотога төшәләр”, дип белдергән журналистларга агентлыгының Волгоград бүлеге җитәкчесе Татьяна Коробова.

Настя исә әлегә бу тәкъдимгә җавап бирергә ашыкмый, аның танылган журналист буласы килә икән. Настяның дус кызлары әйтүенә караганда, бүгенге көндә ул Одесса университетының журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии