Чын Гүзәл Уразова "В контакте"да 1 көн эчендә 432 сорауга җавап биргән

"В контакте"да Гүзәл Уразованың клоаннарына көн бетте! Язның беренче көнендә Гүзәлнең рәсми бите ачылды. Моңарчы бу социаль челтәрдә җырчының ялган аккаунтлары гына бар иде. Аларның Гүзәлгә бернинди катнашы юк. Гомумән, моңарчы Гүзәл Уразова бернинди челтәрдә дә юк иде.

Җырчының рәсми битенә рәхим итегез: http://vk.com/g.urazova

Бу 100 %ка хак хәбәр! Беренчедән, әлеге аккаунтта үзе утырганын Гүзәл Уразова "Туйлар.ру" хәбәрчесенә әйтте. Икенчедән бу биткә urazova.ru аша да эләгергә була. Рәсми сайтның шапкасында нәкъ шул адрес тора.

Бер көн эчендә Гүзәлгә 338 кеше дуслашу тәкъдиме ясаган. Җырчы 432 (!) сорауга җавап биргән.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии