Cirque du Soleil Казанга озаклап чыгыш ясарга килә

Казандагы “Татнефть Арена” боз сараенда әлеге дөньякүләм танылган цирк 26 февральдән 2 мартка кадәр чыгыш ясау планлаштырылган булса, инде хәзер иртәрәк, 21 февральдән үк башларга карар кылган.

“Татар-информ” хәбәрчесенә циркның Россиядәге дирекциясе матбугат хезмәтеннән Юлия Турыгина Казанга иртәрәк һәм озаккарак килүләре турында хәбәр иткәндә моның сәбәбен болай аңлаткан:

"Россиядәге 2014 ел гастрольләрен цирк Санкт-Петербургтан башлый: тамашалар Боз сараенда 22 гыйнвардан 2 февральгә кадәр була, 7-16 февральдә исә Чиләбенең “Трактор” аренасында, аннары – Казанда. Чиләбегә килүгә бәйле барлык логистик мәсьәләләрне җентекләп карап чыкканнан һәм Чиләбедә дә билет сатуны башлап җибәргәннән соң, гастрольләрнең Казандагысын, ә анда безне традиция буенча үтә җылы һәм колач җәеп каршы алалар, озайтырга дигән фикергә килдек".
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии