Дилә Нигъмәтуллина пластик операция ясатканмы?

– Хәерле кич, Дилә! Хәлләрегез ничек?
– Яхшы. Кышка лечо ясыйм. Быел помидор уңышы әйбәт булды, аны әрәм итәсе килми. Сәфинә ялдан кайтты. Əтисе белән бер атнага Төркиягә барган иде. Мине сагыныр инде дип борчылган идем, ә ул: «Ялда вакыт тиз үтте, сизми дә калдым», – дип кайткан.
– Иҗат өлкәсендә нинди яңалыкларыгыз бар?
– Ике ел гастрольләр белән йөрмәгән идек, быел яңа концерт программасы әзерлибез. Җәйне озайтып, октябрь башында диңгезгә барып кайтам да, ныклап эшкә тотынабыз.
 
Аннары, мин «Татаркино»ның беренче татар мьюзиклында төшәм, төп рольләрнең берсен башкарам. Съемкалар булгач, гастрольләрне бераз кичектерергә туры килде.

– Дилә, соңгы арада төшкән фотосурәтләрегездә сез аеруча чибәр. Ябыккансыз да...
– Хатын-кыз олыгая барган саен үз-үзен ныграк карый башлый бит. Ашау сыйфатын яхшы якка үзгәрттем, фитнеска йөрим, битемә гимнастика ясыйм. Биткә уколлар ясатмаска тырышам, косметологка да бары тик массажга гына йөрим.
 
– «Дилә борынына операция ясаткан», – дип язалар. Бу сүзләр хакмы?
– Юк инде, нишләп ясатыйм?! Мин хәзер фотога төшергә өйрәндем. Фотосурәттә уңышлы булып чыгуның серен беләм. Ə элек андый яхшы фотоаппаратлар да юк иде. Клип төшерсәләр дә, үземә үзем ошамый идем. Ул вакытларда менә операция ясату уе бар иде. Ə хәзер җайлы: дөрес ут, килешле макияж һәм прическа гына кирәк. Ошамаган җирләреңне операциясез дә төзәтергә була.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии