Диләрә Иләлетдинова улына нинди исем сайлаган?

Танылган җырчы Диләрә Иләлетдинова әни булуы турында күптән түгел язган идек инде. Ул 3610 граммлы малай тапты. Сабый 17 февраль көнне дөньяга аваз салды.
Узган шимбәдә исә нарасыйга мулла чакыртып, исем кушканнар. Җырчы гаиләсе Данияр исеменә тукталган. 
 
Бәби әбисе белән мунча кереп чыгарга да өлгергән инде, дип яза ШК.
 
“Балага бер ай тулмыйча мунча кертергә ярамый, имеш. Инде бу атнада ук дәү әнисе чәчләрен алып, юындырып чыгарды. Төне буе рәхәтләнеп, бер дә уянмыйча йоклады. Элек-электән шулай кертәләр бугай инде. Нинди зыяны бар микән мунчаның?”,- дип кызыксына Диләрә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә. 
Фото: Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии