Динара Сафина Пекинда алган BMW X3 машинасын бәрдергән (ФОТО)

Теннисчы Динара Сафина Пекиндагы Олимпиадада яулап алган BMW X3 машинасын бәрдергән. 27 яшьлек кыз Мәскәүдә көн уртасында Honda Accord машинасына барып кергән. Тизлек зур булмау сәбәпле, машина йөртүчеләргә зыян килмәгән, ә менә автомобильләрнең икесенә дә җитди төзәтү таләп ителә, дип яза Life News.

Журналистлар белән очрашуда Динара бер көн дә машинасыз тора алмавын әйткән. Моңарчы ул үзен бик тә оста машина йөртүче дип исәпли торган булган.

Динара Сафина - 2008 елгы Олимпиадада көмеш медаль яулады, ул - атказанган спорт мастеры, Дөньяның беренче ракеткасы исемен яулап алган тарихта икенче Россия теннисчысы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии