Динә Гарипова рейтингта Ксения Собчакны гына уза алмаган
"Яндекс" компаниясе уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, узып баручы елның иң популяр хатын-кызлары исемлегендә Динә Гарипова Ксения Собчактан соң икенче урынны алган.
"Яндекс" кулланучылар фикеренчә иң әһәмиятле биш вакыйга исемлеге болайрак: Чиләбедә метеорит төшү, Казанда авиаһәлакәт, Алла Пугачевның игезәкләре туу, Бирюлеводагы хәлләр, Путинның хатыны белән аерылышуы.
Комментарии