Динә Латыйповага бүреләр һөҗүм итә язган
Бу куркыныч тарихны Динә апа "Секреты татарской кухни" тапшыруында сөйләде. Әлеге хәл 1989 елда булган.
Латыйповларның Буада эшләп, Толымбай авылында яшәгән вакытлары. Эштән өйгә урман аша кайтасы. Декабрь ае. Динә апа берүзе юлга чыга. Берзаман борылып караса - артыннан бүре килә. Динә апа бер адым атлаган саен, бүре дә атлый. Күп тә үтми алда да бер бүре пәйда була. Инде нишләргә? Кая чабарга? Шул вакыт машина утлары күренә. Бүреләр аны күреп төрле якка качалар. Ә Динә апа машинага утырып китә.
Комментарии
кем сон бу ханым,пешекчемени?
рАФАЕЛ бик матур жырлый, эмма бу хатын хут бирми, янына узе дэ чыгып ынгырый. ИнДЕ БУ ЯШЬТЭ алай гына артист булып булмас.
Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!
Буресен буре дә,бу хатыннын җырлавынын рәте юк,җәмәгать.Элеккеге эшен дәвам итсә,кешеләргә файдасы булыр иде әзрәк...
Нигә бу хакта Динә ханым 30 ел узгач искә алырга булган..??Авыл җирендә, урманга якын урнашкан авыл кешеләрен моның белән таң калдырып булмый))
Динэгэ Алла узе ярдэм бирэдер.