Dj Ләйсән нигә «Татар радиосы»ннан киткән?

«Татар радиосы»нда күп еллар ди-джей булып эшләгән Ләйсән хәзерге көндә «ТМТВ» телеканалында музыкаль мөхәррир вазифасын башкара. Ниөчен ул радиодан киткән соң? Бу сорауга ул үзе җавап биргән.

"Озак еллар буе радиода гына эшләү ниндидер бертөрлелек барлыкка китерә, кеше тормышында яңалык булырга тиеш, бер өлкәдән икенче өлкәгә күчү тормышка үзгәреш, ямь кертә. Профессиональ яктан да үсеш күренергә тиеш дип саныйм. Шуңа күрә бу тәкъдимгә бик теләп ризалаштым. Радиодан китәсем килмәсә дә, эш сәгатьләремне киметә-киметә, телевидениегә күчәргә уйладым. Ярты ел берьюлы радиода да, телевидениедә дә эшләдем. Аннары 1 сентябрьдә соңгы тапкыр эфирга чыктым, радио белән инглизчә саубуллаштык (көлә). Хәзер инде телевидение яшәү рәвешемә әйләнеп бара", дип белдергән Ләйсән Җамалетдинова "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.07.2013 23:16:44

менэ бит кеше анын тмтв га киткэнен дэ белэ икэн э мин андый кешенен татар радиосында эшлэгэнен дэ белми калдым ))))

Последние комментарии