DJ RADIKны нахакка рәнҗеткәннәр

19 мартта бер танылган социаль челтәрдә DJ RADIKның тетмәсен тетәләр. Соңыннан аңлашылганча, бер гаепсезгә икән.

 

Автор-башкаручы Гүзәлия иҗатташ дусты Радикны яклап чыкты:

«Бүген интернетта DJ RADIKка бөтен яклап негатив чәчтеләр. Иртән миңа Радик шалтыратты да бер егеткә ярдәм кирәк икән, әйдә, тиздән буласы концертта игълан итеп, бергәләшеп аңа операциягә акча җыеп бирик, диде. Ринатның әти-әнисе белән элемтәгә кереп, шушы хакта сөйләшә дә башладык. Ә бу вакытта ниндидер юньсез бәндәләр «ВКонтакте» сайтындагы DJ RADIK җитәкләгән «Яратам» төркемен ватып, Радик һәм әлеге төркем белән бәйле кешеләр авыру егеткә ярдәм итүдән кисәк кенә баш тартты, дип язганнар. Шуннан кешеләр Радикны тәнкыйтьләргә, аны «каралтырга» тотындылар. Мин аны күптәннән беләм, әйбәт егет, мәрхәмәтле, кулыннан килгәнчә кешеләргә булышырга атлыгып тора. Берничә ел рәттән үзе оештырган төрле чараларда җыелган акчаларның бер өлешен Чулпан Хаматованың фондына да күчерә. Исем китте... татарлар арасында кемнәндер популяррак, өстенрәк булырга омтылучылар әллә нинди пычрак адымга барырга да әзер икән. Башкаларны түбәнсетү өчен теләсә нинди мөмкинлекне кулланалар, бүгенге комментарийлар шуның ачык мисалы. Хәзер барысы да үз урынына кайтты, эшнең нидә икәнен аңладылар, әмма барыбер бу вакыйгадан соң күңелдә төер калды...»


Кереп карадык, «Яратам» төркемендә чыннан да шушындый эчтәлекле игълан бар :
 «30 мартта «Арбат» күңел ачу үзәгендә үткәреләчәк кичәгә сатылган һәр билетның 100 сумы, ярдәм йөзеннән, бәлага тарыган Ринат Фәхретдиновка тапшырылачак. Өстәп ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус тартмалар да куябыз. Андый тартмалар 31 мартта «Мир» концерт залында да урнаштырылачак». Эх, егетләр, егетләр... изге ният белән йөрүчеләргә шулай аяк чалмыйк инде!!!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.03.2013 11:43:16

эйбэт язма! нэрсэсе ошамый?! Молодец егет!

21.03.2013 13:30:50

Мэгьнэсез язма.Кем пычрак аткан,кемгэ кирэк сон ул? популярлык кирэк кемгэдер,пиар.Урыс артыннан куа куа тубэн тэгэрисез инде,урыслар дэрэжэсенэ житэргэ ерак безнен татар халкына.

Последние комментарии