DJ Шәкерт ширбәт аен кайда уздыра? (ФОТО)

Яшьләргә күбрәк DJ Shakert буларак таныш “Татарстан” телевидениесе һәм “Азатлык” радиосы журналисты Рөстәм Исхаков та өйләнде. Рөстәмнең кәләше – Казан кызы Эльвира. Ә танышулары ничек булган – алга таба укыгыз.
Яшьләр 2007 елда “Музыкаль десант” татар дискотекасында таныша. Дүрт ел буе хисләрен сынап йөргәннән соң, язмышларын бергә бәйләргә булалар.
Рөстәм белән Эльвираның туйлары 9 июль көнне “Туган авылым” ресторанында гөрләп узды. Тамадалар Искәндәр Хәйруллин белән Алмаз Гәрәев, чакырылган җырчылар, кунаклар бәйрәмне тагын да күңелле, истә калырлык итте. Ширбәт аен яшь гаилә чын безнеңчә уздыра икән. Фатирларында ремонт ясап!
Рөстәм белән Эльвирага бәхетле һәм тыныч тормыш теләп калабыз. Обойларыгызны тигез ябыштырыгыз...
3, 2, 1, пуск!
Ну и ну
Артта нинди фон, кем беренче әйтә?
Ә син, фотограф, борылып тор
Дөньяга балдак аша караш
Комментарии
ЭТТО КРУТТО ))))))))))))
бик матурсыз!!бэхетле булыгыз!!!!))))
Бик матурлар, күз тимәсен!!! Тормыш юллары да шундый якты булсын!!!
Егет чакка бармактагы балдак аша караш бик кызык тугел шул ул,Рэстэм туган! Килешэсэндер...Бэхетле булыгыз!
Рөстәм, котлыйм, дустым!!! Бәхетле гомер телим!!! Дөньяга балдак аша караш... Уңышлы гына кара. Дөньяга да, хатыныңны да...
О, чыннан да! матур фон.
Артта "Круиз" рестораны фоны кебек... Доресме:)?
Ну в любом случае бэхетле булсыннар!!! ;)
Эй, ремонт качмый ул, э менэ ширбэт ае гомердэ бер генэ була!!! Ял итеп кайтыгыз лутчы ))