Дмитрий Нагиев «Фәридә-Алсу» дуэты белән ничек танышкан (ФОТО)

«Фәридә-Алсу» дуэты интернеттагы битләренә Дмитрий Нагиев белән төшкән фотоларын урнаштырган. Танылган актер белән безнең татар кызлары кайда, ничек очрашканы турында "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә сөйләгән.
– Әлеге очрашу бер эре компаниянең корпоративында булды. Кичәдә бик күп Мәскәү кунаклары катнашты. Шулар арасында Нагиев та бар иде. Кагылгысыз, бруталь битлек астында гап-гади, киң күңелле, эчкерсез, хискә бик тиз бирелүчән кеше яшерелгән. Дөрес, ул моны бик оста качыра белә. Безнең чыгыштан соң Дмитрий Нагиев милли музыкада көчле магнит, матурлык, бөеклек, яхшы энергетика булуын таныды. Безнең тарафка әйтелгән матур сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. 
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии