Dolce&Gabbana парын төрмәгә утырталар
Бәлкем шушы көннәрдә Наоми Кэмпбелл, Скарлетт Йоханссон һәм Моника Белуччи яраткан дизайнерларын яклап урамга плакат күтәреп чыгар әле. Чөнки Милан суды Доменико Дольче һәм Стефано Габбананы 1 ел да 8 айга төрмәгә утыртырга хөкем итте.
Салымнардан качкан өчен, прокурор 2,5 елга хөкем итүне таләп итсә дә, җәзаны суд шулай җиңеләйткән.
Комментарии
Бу хәбәргә сөенергәме, әллә көенергәме?