Дөньяның иң яхшы визажисты Казанда яши

Майамида яшәп ятучы Иделия белән Татарстанда иҗат итүче Диләрә Илалетдинова йә булмаса Эльмира Нәгыймованы нәрсә берләштерә дисезме? Барысын да бер үк кеше бизәндерә. Визажист Алла Воронованы Татарстанда белмәгән бер генә йолдыз һәм алып баручы калмагандыр. Барысын да бизәндерә, сәхнә яисә клип­лар өчен менә дигән образлар тудыра. Алланың эшчәнлеге, һөнәр үзенчәлекләре һәм йолдызларның серләре турында үзеннән сорашырга булдык.
–  Алла, бу һөнәргә кайчан килдең?
 
– 14 яшемнән бизәндерә башладым. Үзлегемнән тотынган идем, соңыннан югары уку йортына кереп, белемнәремне теория белән ныгыттым һәм җиң сызганып эшли башладым. Ул вакытта әллә ни журналлар да юк иде. Бу һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәнүе шактый авыр иде. Хәзер күпкә җайлырак. Интернетны ачып, видео карыйсыңмы, бер-ике атналык курслар алам дисәң – Казанда 10лап макияж мәктәбе эшләп килә. Визажист булу өчен еллар буе укырга кирәкми, берничә көн дә җитә.
 
– Белгәнемчә, син үзеңнең мәктәбеңне дә ачып җибәргәнсең. Укучылар киләме соң?
 
– Нинди килмәгән?! Визажист һөнәре хатын-кызга бик туры килә торган эш. Мондый гламур заманда безнең һөнәр иң модалы эшләрнең берсенә дә әйләнеп бара бит әле. Аннары монда килгән кызлар эшләр өчен генә укымый бит. Көндәлек үзләре бизәнеп йөрү өчен дә белем кирәк. Сиңа нинди төс килешә, битеңнең кайсы якларын яшерергә, кайсыларына басым ясарга – менә шуларга өйрәтәбез. Мәктәбемне моннан өч ел элек ачтым, атна саен диярлек 4-5 кешедән торган бер курс укытып чыгарабыз. Атна ахырында имтихан бирәләр һәм диплом алалар. Уку процессы бик кызык бара, монда килгән укучыларыбызга косметика, бизәндерү өчен модельләр дә эзләп азапланасы юк – барысын да үзебез оештырабыз. Кил, өйрән һәм эшлә генә.
 
– Ә дәресләрнең хакы күпме?
 
– Программасына карап. Һөнәргә кереш дәресләре бар, фантазияле образ ясау, кәләшне бизәндерү, карандаш техникасы, акварель белән ясау һәм башкалар. Бәясе 4 меңнән 15 мең сумга кадәр.
 
– Косметика, ягъни бизәнү әйберләренә килгәндә, ничек уйлыйсың, рек­ламага ияреп, акча җыеп, гел кыйммәтле әйбер генә алыргамы яисә арзаны да яхшы булып чыгамы?
 
– Әлбәттә, рекламага иярмәскә кирәк. Әйтик, күзгә сөртү өчен шул ук тень 5000 сум да, 500 сум да тора ала. Кайбер фирмаларныкы 50 сум торып та, ул нәкъ шулай ук буйый һәм көне буе күздә тора икән, нигә акчаны әрәм-шәрәм итәргә?!  Дөрес, кызлар төрле брендлар белән мактанырга ярата, ләкин тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: әгәр сез яхшылап эзләсәгез, кыйммәт булмаган косметика арасында да сезнең тәнгә килешкәнен таба алачаксыз.
 
– Син күптән түгел чит илдә җиңү яулап кайттың. Нинди конкурс иде ул? Кемнәр катнашты?
 
– Ул бодиарт буенча дөньякүләм фестиваль иде.  «World Bodypainting Festival» исемле  бу бәйгедә катнашыр­га Америка, Германия, Австрия, Украина, Россия­нең төрле шәһәрләреннән визажистлар җыелды. Конкурс Австриядә узды. Безгә цирк белән бәйле образ ясарга куштылар. Мин сихерче ясадым. Шуңа күрә аның тәнендә дә күзләр ясадым. эшемне жюри югары бәяләде. Җиңү белән кайттык.
 
– Клиентлар күп инде синең. Бер макияж ясау күпме тора?
 
– Туйлар, юбилей, фотосессияләргә чакырып кына торалар. Әгәр ул сәхнә образы яисә кәләш икән – 1000 сум. Өстәвенә чәч ясарга да сорыйлар. Анысы тагын бер мең сум чамасы.  Дөрес, керемнең күпмедер өлеше бизәндерү әйберләре алуга китә. Эшли башлау өчен, ким дигәндә, 15 меңлек косметика алырга кирәк. Клиентларым юк дип зарланганым юк, Аллага шөкер. Алар мине үзләре эзләп таба хәзер.
 
– Татар эстрадасында кемнәрне бизәндерәсең?
 
– Элек даими рәвештә Иделия белән эшләдек. Ул хәзер Америкага китте. Дилә Нигъмәтуллина, Рәфинә Ганиуллина, алып баручы Ләйсән Дусаева, Гөлназ Сәфәрова, Эльвира Хамматова һәм башкалар... Мин аларга клиент итеп тә карамыйм инде хәзер, тәмам дуслашып беттек.
 
– Йолдызлар нинди макияж ярата?
 
– Алай тотып әйтерлек серләре юк инде аларның. Барысы да сәхнә кешеләре бит, шуңа күрә басымны күзгә ясыйбыз. Төп нечкәлеге шул.
 
– Хәзер нинди макияж модада? Укучыларның шул хакта да ишетәсе киләдер.
 
– Хәзер тәннең матурлыгына басым ясыйбыз. Бит тиресенең төсе тигез, сәламәт күренергә тиеш. Иреннәрне кызыл төскә түгел, ә тагын да тирәнрәк төсләргә буяу модада. Әйтик, куе кызыл һәм шәмәхә төсләргә өстенлек бирелә. Гомумән, дөрес һәм килешле итеп макияж ясау өчен кат-кат эшләп карарга кирәк. Бу бик мавыктыр­гыч. Вакытыгызны кызганмагыз, матур булыгыз!

Чыганак:  "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии