Дженнифер Лопес яшь булып калу серләрен ачкан

46 яшьлек Дженнифер Лопес US Weekly басмасына фигураны матур килеш саклау серләрен ачкан.

Кырыкны узган йолдызлар арасында Дженниферны иң яхшы "сакланганнар"дан дисәң, бер дә ялгыш булмас. "Эчмим, тартмыйм, кофеин кулланмыйм. Аларны куллансаң олыгайган саен алар тирене картайта гына, – ди ул. – Кояшта бик күп кызынмыйм, кызынсам да махсус кремнар сылап кына. Кояш астында еш булмаганлыктан минем тирем дә яхшы саклана", – ди ул.

Лопес яшел төстәге яшелчәләрне бик ярата икән. "Мин яшел төстәге яшелчәләрне, спаржа, брюссель кәбестәсе, брокколи, ак күчәнле кәбестәне күп кулланам һәм файдасын бик күрәм", – ди Лопес.

Көненә 10 сәгать йокларга тырышучы йолдыз спортзалга йөрергә дә вакыт таба: аның берүзенә ике тренеры да бар икән. Шулай ук эчке гармония турында да онытмый ул: стресслардан котылу өчен көненә 20 минут медитация белән шөгыльләнә, дип яза segodnya.ua.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии