Ә Гамил Нур Нардуган Кыш бабае булачак…

21 декабрьдән 22се төненә – Нардуган, татарларның борынгы бәйрәмнәренең берсе. Элек-электән халык аңа бик җитди килгән, бию, җыр әзерләгән. Яшьләр костюм һәм битлек киеп, урам буйлап «Нардуганга!» дип, халыкны җыя торган булган. Ыргып, сикереп биюне авылнең һәр кешесе белгән. Хәзер инде бу гореф-гадәтләр онытылган булса да, «Шәрык» клубы активистлары Нардуган кичәсен ел саен уздырырга тырышалар.

«Шәрык» клубына 1906 елда татар мәдәният белгечләре нигез сала. Габдулла Тукай да әлеге клубта лекцияләрен укый торган була, тик 1918 елда большевиклар бу клубны яба. 80нче елларда демократик үзгәрешләр ярдәмендә әлеге клуб янәдән эшен башлый. 2011нче елда «Шәрык» хәйрия концертлары оештыра.

Быел Нардуган кичәсе дә «Шәрык» клубында узачак. Танылган шоумен Гамил Нур Нардуган Кыш Бабае ролен уйнаячак. Бәйрәм сәгать 18:00дә башлана. Керү бәясе 200 сум. Тырыш, унган “Шарык” активистларына һәм балаларга керү ирекле. Кызык уеннар, караоке, матур җырлар, яңа таншулар, Кыш Бабайлар парады һәм Төркия кунаклары - болар барысы да Нардуган бәйрәмендә көтелә. Карл Маркс урамы, 41/13 нчы йортка килегез һәм Гамил абыйның сакалын тартып карагыз...

P.S. Узган Нардуганнан фоторепортаж

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.12.2011 23:45:28

Чувашныкы.

20.12.2011 23:37:36

Нардуган керэшен бэйрэме тугел мени ул?

20.12.2011 01:01:50

Кыздырырбыз! :)

Последние комментарии