Әбри Хәбриев авылга яшәргә кайтып китә

"Татар радиосы" ди-джее, "Рәвешләр" юморт театры артисты Әбри Хәбриев гаиләсе белән ярты елга авылга кайтып китәргә исәпли. Чемоданнарын җыеп куйганнар инде.

 "Гаилә белән ел саен кыш һәм яз башын - шәһәрдә, калган вакытны авылда үткәрәбез. Җылы көннәр килүен зарыгып көтеп алдык. Кыш якынлашканчыга кадәр авылым Биектау районындагы Мүлмә авлында яшәргә уйлыйм. Яратмыйм да инде шәһәрне. Авылда рәхәт бит. Эш тә җитәрлек. Ишегалдын яңартасы, гараж төзисе бар. Бу сезонга шундый планнар куйдым. Баш миенең һәр буразнасында төзелеш кенә. Үткән ел салган мунчаның рәхәтен күрәбез", дип белдергән ул "Ирек мәйданы" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.06.2014 23:40:57

Шәһәрне яратмасаң, нигә шәһәрдә миллионнар эшлисез сон? Авылда фермер булып эшлә! Яратырсын микэн?! Селәгәен агызган исерекне уйнау гына түгел ул авылда яшәү һәм эшләү!!! Җиңел акчаны шәһәр бирә бит!

Последние комментарии