Әбри Хәбриев тәмәке тартуын ташлаган

“Татар радиосы” коллективы сәламәт яшәү рәвеше ягында. Ди-джейларның күбесе бассейнга, фитнеска йөри. Радио сайты хәбәр иткәнчә, күптән түгел генә Әбри Хәбриев тәмәке тартуын ташлаган.

 Әбри ике бала атасы буларак, сабыйлар өчен үрнәк булырга тиешлеген аңлый. Моның өчен начар гадәтләрдән котылу бик мөһим. Аңа өстәп тәмәке тавышка да тискәре яктан тәэсир итә. Хәзер ди-джей инде тәмәке исен дә яратмый һәм бу гадәттән котылгач үзендә ниндидер җиңеллек сизә. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.05.2014 10:17:10

Акыллы кеше аны башламый да.

16.05.2014 17:52:12

Подумаешь ,яңалык! Бер ике айдан яңадан тарта башлаячак. Хатынын ташласа- бер хәл...

Последние комментарии