Әдилә Сәфәрова модельер һөнәрен үзләштерә (ФОТО)

“Кызларны чишендерәсем түгел, ә киендерәсем килә”, - ди ул. ТНВ каналы журналисты Әдилә Сәфәрова үзен дизайнерлыкта сынап карамакчы. Кемне киендерергә тели? Бу эшкә ник алынган? Үзеннән сорашырга булдык.

 

- Әдилә, дизайнер булу теләге кайдан килде?

- Студент чакта Бауман урамында урнашкан “Париж йорты”нда эшләп алдым. Әлеге затлы кибет минем өчен шәп кенә мәктәп булды. Төрле брендлар белән генә танышып калу түгел, тукымаларны белү, фасоннарны өйрәнү, комплектлар төзү, клиент белән аралаша белүгә нәкъ анда өйрәттеләр. Шунда эшләгәндә зәвыгым бөтенләй үзгәрде. Камилләште дияр идем. Киемгә, әйберләргә башкача карый башладым. Аннан соң ТНВ каналында “Зәвык” сәхифәсен алып бара башладым. Тамашачылар өчен шоппинг-гид ролен үтәдем дияргә дә була. Шушы факторлар барысы да мине кием иҗат итүгә илһамландырды.

- ТНВдан китәргә уйладыңмы әллә?

- Юк, ул минем яраткан эшем. Ә монысы хобби сыман. Бала белән өйдә утырганда нәрсә генә эшләмим: миләүшә чәчәкләре үрчетәм, коллажлар ясыйм, күлмәкләр тектерәм. Визажист һөнәрен үзләштерергә дә өлгердем. Болар барысы да бик мавыктыргыч!

- Кем өчен тегәргә телисең?

- Үзем текмим, белемем юк. Анысын оста тегүче башкара. Мин исә төрле фасоннар иҗат итәм. Кешенең төс тибына карап, әйтик, чәч, күз, тән төсенә туры китереп тукыма сайлыйм һәм буена, фигурасына килешерлек итеп модель уйлап табам. Клиентларга килгәндә, башкалардан аерылып торырга теләүче, төрле яшьтәге гүзәл затлар була инде, аңлавымча.

- Бу исемлеккә җырчылар да керәчәкме?

- Бик мөмкин. Кайберләре килешле киемне сайлый белми – шуны күреп кызганып утырам. Җырчы бит ул сәхнәдә балкып торырга тиеш – аны соңгы рәттәге тамашачы да күрерлек булсын. Ә кайчак тукыма шулкадәр уңышсыз сайлана ки, артист арткы фон белән кушылган кебек була. Аннары киемне бизибез дип артык чуарлап бетерәләр – зәвыксыз килеп чыга. Бу минем фикерем. Башкаларга бәлки ошыйдыр да...

- Дизайнерларның киемнәре хәзер ничә сум тора соң?

- Казанда Рөстәм Исхаков, Катя Борисова, Надежда Әюпова, Ләйсән Хаҗиева кебек танылган дизайнерлар һәм тагын бик күпләр бар. Кайберләренең исеме бренд булып өлгерде. Шуңа күрә киемнәре дә арзан түгел - 25000 меңнән башлана. Ә мин исә бер күлмәгемне 3-5 меңгә дә сата алам. Әлбәттә, иң гади вариант турында әйтүем.

- Үзең иҗат иткән киемеңне кигәнең бармы?

- Бар. Ул күлмәкне кигәч дус кызларым “Мондый стильле күлмәкне каян алдың, бик килешә?”, - диделәр. Иҗат җимешең турында җылы сүз ишеткәч, канат үсә!

- Базарда, кибетләрдәге киемгә карашың ничек?

- Ничек дип әйтим, зәвыгы булган кеше базардан да килешле күлмәк сайлап алырга мөмкин. Ләкин әле күптән түгел бер вакыйга шаһиты булдым. Бер бәйрәмдә таныш кызым кәефсез утыра. “Ник елмаймыйсың, ни булды?”, - дип сорагач, ул “Бер кызда үземнеке шикелле күлмәк күрдем. Игезәк кебек кич буе йөрербезме инде? Бәлки миңа кайтып китәргәдер?!”, - дип моңсу гына җаваплады. Аннары тагын бер очрак, күршем кибеттән 3 мең сумга күлмәк алды. Бераз вакыт үткәч нәкъ шундый ук күлмәкне базарда 700 сумга күргән. “Ул киемне хәзер кияргә дә куркам. Кафеда шул ук күлмәктән бер кешене күрсәм, җен ачуларым чыгар иде” – ди. Күрәсең, башкалардан аерылып тору теләге шул дәрәҗәдә куәтле. Нишләтәсең бит, бөтенебез замана корбаны, гламур журналлар таккан фикергә әзме-күпме колак салабыз.

- Ә синең киемнәрең нәрсәсе белән аерылып тора?

- Мин кызларны чишендермим, минем аларны киендерәсем килә. Күкрәк, корсак, ботларны ачып йөрүче туташларны күрсәм, аларны затлы тукыма белән каплыйсы килү теләге уяна. Шуңа күрә заманча да, килешле дә күлмәкләр ярдәмендә фигураларының матурлыгын күрсәтүгә омтылам. Кием ул кешенең икенче тәне шикелле уңайлы булырга тиеш – кигәч үк, өстеңдә нәрсә кигәнен онытырлык булсын. Тегеннән тартып, моннан кысып торган кием комачаулаудан башка бернинди тәэсир дә калдырмаячак. Хәзер җәй өчен күлмәкләр иҗат итәм – анда да төп игътибарны тукыманың уңайлыгына, рәхәтлегенә юнәлтәм. Фасоннарга килгәндә исә, Аллага шөкер, яшьләр яратып өлгергән озын итәкләр бу җәйдә дә актуаль булачак.

- Бәлки әле мөселманча киемнәр дә иҗат итәрсең?

- Әлеге тема миңа бик якын, шуңа күрә бу иң зур теләгем.

- Изге ниятеңдә Ходай үзе ярдәм итсен!

- Амин. Рәхмәт.

* * *

Әдилә Сәфәрова “В контакте” челтәрендә: http://vk.com/id60573514

Әдилә Сәфәрова модельләре:

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Модель: Алинә Дәүләтшина
Визаж: Наталья Палага
Фотограф: Елена Барсукова

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.03.2013 12:35:53

бу кулмэклэр "колхоз бутиктан"мы или "турра" дан мы?дизайнерлыкны монда курмимен.жырчылар жырларга чыга тамашачы янына ,мода курсэтергэ тугел!

19.03.2013 11:46:14

между прочим Аделя куптэн кияудэ,э ире шушы матбугат.рунын житэкчесеэ.

19.03.2013 00:10:49

Ладно Добрая больше не будем

18.03.2013 21:08:57

У Адели есть талант, море идей, вдохновение...и огромное желание!!! У вас, по всему видимому, этого всего нет.. Мне вас очень жаль, что вы не можете просто порадоваться за человека, поддержать в начинаниях...вместо этого сидите и обсираете ее платья, ее саму, девушку модель...это низко..и совсем вас не красит! Ребят..Аделечка большая Умничка! Успокойтесь уже и прикусите свои злые языки;))

18.03.2013 20:10:53

Адиляга чыннан да симерергэ кирэк,ату егете яратмаска да может башка

18.03.2013 15:48:09

худощавый булмый ни бала карый бит ул - эше куп, тазара алмыйдыр.
Телевидениедэ эшлэуче кешегэ таза булу да кирэкми инде алай дисэн.

18.03.2013 14:41:35

Она же не назвала себя профессионалом. Сказала, что ей захотелось попробовать. Очень рада, если найдутся поклонники ее творчества. Желаю успехов!

18.03.2013 14:13:41

У Адили фигура нормальная,только худощавая слишком

18.03.2013 11:44:30

Адилька не лезь в эти дела - это не твое,понимаешь

18.03.2013 11:43:16

Добрая ,я не понимаю чему завидовать то,что Адиля делитантка?

18.03.2013 09:47:37

У самой Адили интересно какая фигура,идеальная или не очень?Хотелось бы узнать

17.03.2013 21:57:20

успокойтесь,друзья)) весь негатив,который вы несете,возвращается....если у человека есть талант,а у вас нет - это только ваша проблема и беда...) будьте добрее!!и еще,зависть - плохое чувство!

15.03.2013 16:47:09

Адиля не занимайся тем что не умеешь,мой тебе совет

15.03.2013 16:10:11

Айсылу узе может и эйбэт кыз дыр,но кирэкмэгэн эшкэ тыгылмасын иде,тнв сында тынычкына эшлэсен шунда,а то модельер булмакчы имештер,тоже мне аля-Юдашкин

15.03.2013 12:18:40

Если она модельер, я балерина тогда))

15.03.2013 12:17:22

Нэрсэсе бар инде,бу киемнэрнен.Утуклэмичэ дэ показга чыгаралар ди мени? Юк юкта инде безнен татарда.Шул булдымы модельер эше)))))))))))))моны любой жулэр эшли ала торгандыр,искитэрлек бернэрсэсе дэ юк(((

15.03.2013 11:20:56

Айсылу узе симпотичный кыз,э фигурасы идеальный тугел минем кузэтуем буенча Алина

14.03.2013 18:41:20

Узен кем сон балакаем?

14.03.2013 17:07:13

Айсылу в Европе так точно не одеваются,посмотрите на европейских женщин повнимательнее и убедитесь

14.03.2013 17:05:37

Айсылу забыла что она азиатка,но тяга ко всему европейскому есть ,и не уважение к своему народу тоже ощущается судя о том как она о нем отозвалась"татары привыкли все в цветочек",она судит скорее всего о тех кто ее окружает

14.03.2013 16:57:23

КАК РАЗ В ЦВЕТОЧЕК -САМЫЙ ПИК. ОЧЕНЬ ТРУДНО ЭТОГО АВТОРА НАЙТИ)))))

14.03.2013 15:17:51

Все очень стильно и на европейском уровне. Татары привыкли все в цветочек носить. Для выхода в свет отличные варианты. Как найти автора?

14.03.2013 13:40:20

Тукымадан куп нэрсэ тора. Остэге фасон мэсэлэн тукыма аркасында ничек унышлы куренэ. Мина ошый.

14.03.2013 12:13:32

Хи шушы да булдымы яна модельлэр?имеш уйлап чыгарган Кызы гына матур шуна матур куренэ

14.03.2013 11:06:06

Подбор цвета да модельер эше мени хэзер?Хэр туташ аны гына анларлык булырга тиештер инде ул. плитэдэ кукэй кыздрарырга ойрэтэлэр бит бик бэлэкэй чакта. бу да кием сайлауда шундый ук дэрэжэ. Э кулмэклэрнен яна модельлэрен уйлап табу, ана изюминкалар остэу, кабатланмас итеп эшлэу менэ анысы оен фантазия , белем кирэк.
суз унаеннан, кулмэк, итэклэрне элек тэ, хэзер дэ ойдэ илхам килгэндэ хэркем тегэ. Минем апам мэсэлэн, шундый шэп тегэ, бэйли. Узе,балалары очен. Аны бер кем дэ модельер дими))))

13.03.2013 21:49:01

Эх сез, бернэрсэ дэ анламаган килеш язып утарсыз инде... Язган бит кешенен тос тибына туры китереп тукыма сайлыйм дигэн. Менэ бу кызга да шушы тослэр бик килешэ. Э шул зэнгэр кулмэкне киерт эле син жирэн чэчле кызга - ул ботенлэй смешно булачак.
Бик гармонично куренэ болар.

13.03.2013 18:33:35

“Бер кызда үземнеке шикелле күлмәк күрдем. Игезәк кебек кич буе йөрербезме инде? Бәлки миңа кайтып китәргәдер?!”,))))))

Ир-атларга рэхэт тэ инде. Бер дэ башын катырмый ул,башка кешенен узендэге кебек костюмы булганга.
Рэхэт яшибез. Ясалма кайгылар тудырабыз,башкалары булмагач.

Беренче фотодагы кебек кулмэклэрне курэ башлаганга байтак инде.

13.03.2013 18:11:24

КАЙДА МОНДА МОДЕЛЬЕР ЭШЕ? АНЛАМЫЙМ.. ТАПТАЛЫП , ИЗЕЛЕП БЕТКЭН КУЛМЭКЛЭР. БЕЛОРУС ТРИКОТАЖ КУЛМЭКЛЭРЕ МАТУРРАК ТА,И КУПТЭН АЛАР МОНДЫЙ ТИПТАГЫ КУЛМЭКЛЖЭРНЕ ИНДЕ САТТЫ. ПРИКРЕПЛЯТЬ ИТЕП КУРСЭТЕР ИДЕМ УЛ КУЛМЭКЛЭРНЕ, МОНДА АЛАЙ ЭШЛЭП БУЛМЫЙ. НЭРСЭГЭДЕР АЛЫНГАНЧЫ, АНЫ БИК ЯХШЫ ИТЕП ЭШЛИ БЕЛЕРГЭ КИРЭК.

13.03.2013 17:42:57

Бу кызнын бернэрсэсе юк,кием генэ кешенен кимчелеген яшерэ алмый,урыс кызларына тиннэр юк инде модель буенча,татар кызларына модель булырга ай-яй ерак.

13.03.2013 15:27:31

Ир кешелэргэ нэрсэ мохим - ялангач кыз,зря стараешься Адиля

Последние комментарии