Егетләр җитмәгәч, малайларны кияү итә башлаганнар?

Ир-атларның сан буенча хатын-кызлардан азрак булуын статистика әллә кайчан исбатлады. Егетләр җитмәгәч, малайларны кияү итә башладылар... дип уйларга була әлеге кадрны күргәч. Кияүгә бит күп дигәндә 10 яшь биреп була, ә кәләш аңардан шактый өлкән.
Эшнең нидә икәнен белмәгән халык майдан бирле килешенгән никах, балаларны көчләү, балалар белән сату итү һәм башка бик күп күңелсез темаларга гәп кора. Һәм менә чынлыкта ничек икәнен журналистлар ачыклаган, дип яза Өмет.   
 
Бу туй 4 майда Хальтьянгиста (Герреро штаты) үткән. Джонатан исемле кияү егетенә чынлыкта 20 яшь икән. Ул сирәк очрый торган чиргә дучар, шунлыктан буй үсүдә, гомумән, физик үсештә дә шактый калыша. Әмма бәхетенә күрә чире аңа үз мәхәббәтен табарга һәм гаилә корырга комачаулый алмаган. 
 
Автор: Эльмира Ибраһимова.
Чыганак: Майл.ру
Фото: ачык чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии