Егетләргә йолдызнамә буенча нинди парфюм бүләк итәргә
Кучкар
Лидер булырга ярата. Аңа хисле җиңү исе туры килә: EGOISTE (Chanel) һәм FARENHEIT (Dior).
Үгезбозау
Аягында нык басып тора һәм кызлар артыннан озаклап йөрергә яратмый. Тыныч һәм респект исләр үгезбозауныкы: RICCI CLUB (Nina Ricci), HERITAGE (Guerlaine).
Игезәкләр
Шулкадәр дә тиз үзгәрүчән егет. Аңа кабатланмас исләр генә туры килә: INSENSE (Givenchy), CIELO (Bydlos).
Кысла
Галәмәт тә ыспай егет. Чиста һәм салкын исләрне үз итә: CK ONE (Calvin Klein).
Арыслан
Горур һәм үзе турында югары фикердә, үз алдында баш игәнне ярата. Арысланга исертә торган исләр туры килә: MINOTAURE (Paloma Picasso).
Кыз
Тәртипле, бер кешене генә сөючән. Тыныч һәм чыдамлы исләрне үз итә: XERYUS ROUGE (Givenchy).
Үлчәү
Маҗара һәм сәяхәт яратучы үлчәү-егет өчен махсус исләр уйлап табылган:
CHROME (Azarro), GIEFFEFFE (Gian Franso Ferre).
Чаян
Темпераментлы егет, кызларның күңелен бик тиз яулап ала белә. Аның чуар тормышына туры килә торган ис: DESIRE (Alfred Dunhil), DE MARCO (Oriflame).
Укчы
Актив һәм тормыш сөючән егет. Аңа тере һәм эффектлы ис кирәк: HUGO (Hugo Boss), POLO (Ralfh Lauren).
Кәҗәмөгез
Тормышка бик тә җитди карый. Аның белән булу ай-һай җиңел түгел. Ул тирән исләр ярата: XS (Paco Rabban).
Сукояр
Акыллы һәм тыйнак егет. Киң күңелле һәм елмаючан кызларны сайлый, истә кала торган исләрне үз итә: EXTREME (Bulgari), MASCULIN (Dolce Gabbana).
Балык
Нечкә күңелле романтик. Аларга тирән хисле йомшак исләр якын: OSCAR (Oscar De L Renta), CASYAR FRIDAY (Escada).
Комментарии