Экстрим яратучы татар җырчылары

Мәгълүм ки, иҗат кешесе гадәти кешедән бераз гына сәерлеге белән аерылып тора. Туры эфирда эшләүче журналистның организмы халәтен, парашюттан сикерүченеке, яки сәхнәгә чыгарга җыенучы җырчыныкы белән чагыштырып була икән. Димәк, сәхнә үзе үк экстремаль урын. Җырчылар экстримны үз итәме икән? “ТMTV” белән бергә тикшерик.


Ләйсән Гыймаевага югары тизлек ярата. Машинада үзе рулдә булганда, тиз куа икән. Шулай ук таулы юлдан аска таба төшкәндә күңелләр кытыклана, ди. Тизлектән кала, башка төрле экстремаль ситуацияләрдән курка икән. Хәтта аттракционнарның да куркынычларын читләтеп уза. “Андый әйберләрне читтән генә күзәтергә яратам. Миңа җаным кадерле”, - дип елмая Ләйсән. Чамасын белүче кешедән дә яхшысы юк, җәмәгать!

“Эссе” егете Нияз Вәлиевның бик биек тауга менеп карыйсы килә. Әлбәттә, тау дигәндә Татарстанның йомшак чирәмле, җиләкле тауларын күзалламыйбыз. Сүз альпинистлар менә торган Эверест, Эльбрус кебек иң биек таулар хакында бара. Ниязның тагын бер теләге – Космоска очу. Иксез-чиксез сихри галәмне, планеталарны үз күзе белән күрергә хыяллана. Айрат шулай ук экстремал. Ул экстрим сүзен ниндидер куркыныч спорт төрләре белән генә чикләми. “Гомумән, көндәлек тормышта, теләсә кайсы риск белән еш очрашучы, риск яратучы кешеләрне дә экстремал дияргә була”,  - ди Айрат. Айратның хыялы – парашют белән сикерү һәм шарлавыктан байдаркага утырып төшү.

Альбина Апанаеваны диңгез-океаннар җәлеп итә. Ул бик тә серфинг белән шөгыльләнергә хыяллана. Әйтергә кирәк, бу буш хыял гына түгел. Җылы якларга ял итәргә баргач, Альбина әлеге теләген тормышка ашырырга ниятли. “Зур дулкын өстенә менеп, әлеге спорт төренең бөтен асылын беләсе, кабатланмас эмоцияләр кичерәсем килә”, – дип уртаклашты ул безнең белән. 

Алинә Бәшированың тормышында экстрим бернинди дә роль уйнамый, чөнки ул экстремаль ситуацияләрдә булырга бөтенләй яратмый. Бер тапкыр күңел ачу паркына килгәч, кешеләрне 360 градуска әйләндерүче аттракционга утыргач коты очкан. Бүтән беркайчан да мондый нәрсәләргә утырмыйм дип үз-үзенә сүз биргән Бәширова. Тик аның экстремаль адымы булды һәм ул барын да шаккатырды дип әйтергә мөмкин! Ул да булса татар эстрадасында эротик фотосессия ясау! Менә бу экстрим ичмасам.

Мөнир Рахмаев парашют белән сикерергә уйлап тора. Бер яктан куркыныч, ләкин икенче яктан мавыктыргыч эмоцияләр диңгезенә чумасым килә, ди. Телевизордан әлеге спорт белән шөгыльләнүчеләрне күргәч, исе китеп карый һәм берәр кайчан үзенең дә шулай һавада очып йөрүен дип күз алдына китерә икән.

Ильмира Нәгыймова тыйнак кына, тыныч кына булып тоелса да, экстримны бик ярата икән! Күңел ачу паркына барса да, аттракционнарның иң куркынычын сайлый. Шул вакытта барлыкка килгән адреналин, көчле хисләрне даими рәвештә кичерәсе килә ди, җырчы кыз. Ильмираның зур хыялы дөньяда иң биек, иң куркыныч булып саналучы “Американские горки” аттракционында йөрү! Миңа калса, бу тормышка ашмас хыял түгел! Әле барысы да алда! 

Гомерен иҗатка багышлаган Хәмдүнә апа Тимергалиева экстремал хыяллар белән янып йөрми.  Чөнки әлеге кешенең тормышы тоташ экстримнан тора дисәк тә була! Үзен җәберләүче иреннән качып котылуы. Көз буе бакчасындагы гаделсезлекләр өчен көрәшүе үзе үк экстрим тугелмени?! Уттай янып яшәүче Хәмдүнә апабыз бит ул!

Чын ир-егет Раяз өчен экстрим сүзе таныш. Аның дайвинг белән шөгыльләнгәне бар, сихри су асты дөньясы белән яхшы таныш ул. Шулай ук Раяз бик теләп ауга йөри икән. Экстремал булса да, күңелендә әле тормышка ашырырга кыймаган бер хыялы йөри икән. Раязның аю ауларга барасы килә! Теләге бик нык булса да, әлегә ул аны тормышка ашырырга ашыкмый. Раяз белән килешмичә булмый. Мондый җитди чараны оештыру өчен бик яхшы физик һәм мораль әзерлек кирәк. 

Айгөл Бариева без сораштырган җырчылар арасында парашюттан сикергән бердәнбер кеше!! Быел сәяхәт итәргә баргач булган икән бу хәл. Инструктор сикергәндә  үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтте, тирә-яктагы матурлыкны күзәтергә өндәде. Тик мин боларның  берсен дә эшләмәдем, ди җырчы. Парашюттан сикерүгә күзләремне чытырдатып йомдым һәм бар белгән догаларымны укыдым. Экстрим минем өчен түгел икән”, - дип елмая җырчы. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.04.2013 23:35:52

половой жизнью почащще не плохо бы занятся,глядишь и адреналина прибавится

08.04.2013 21:30:48

Мин Хэмдунэ эйткэнчэ эйтер идем,сорасалар эгэр!
Эшем- адреналин!

08.04.2013 19:32:02

Гадәттә,органзмга кирәкле адреналинны хатын-кыз секстан ала.Димәк,ирләре белән якынлыктан ләззәт алмыйлар, кыланалар гына.

08.04.2013 19:21:31

ильмира нын ничлэп официальный сайта гостивая да жавап лары юк?

Последние комментарии