"Элекке ирем туй күлмәге сайларга ярдәм итте"

Бездә элекке ир яисә хатын белән тыгыз аралашу каралмаган. Алай гына түгел, элекке гаилә әгъзалары белән дошманлашып бетүне кабул итә алабыз, ә менә аларның дус калуы гадәттән тыш кебек.
Уфа шәһәрендә яшәүче Олейся элекке ире белән 2 ел яшәгән.
 
- Безнең холыклар туры килмәде. Һәрвакыт конфликтка керә идек, - ди ул.
 
Озакламый алар аерылышырга була. Ике якның әти-әнисе моңа каршы була, әлбәттә. Шулай да яшьләр үзенчә эшли.
 
Аерылганнан соң ике атна үтүгә хатын икенче ир белән таныша. Әлбәттә, аны ул әти-әнисенә күрсәтә алмый. "Бездә бит аерылганнан соң озак вакыт "бәхетсез" булырга тиешсең" , - ди ул. Шунда ул аны элекке ире белән таныштыра да инде.
 
- Радмир яңа танышым белән тиз уртак тел тапты. Кайда эшләгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен, миңа карата нинди планнар корганын сорашты. Бу вакытта мин үземне, чыннан да, якланган, сакланган итеп тойдым, - ди ул.
 
Хәзер инде Олейся икенче гаилә корган. Радмир белән бик якыннан аралашып яши. Алай гына да түгел, Радмир Олейсяның туена аңа күлмәк сайларга да ярдәм иткән...

Автор: Гөлия Мөгаллимова 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии