Әлфинә Әзһәмова "блондинка" булган!

Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова "Ерактагы йолдызым" җырына клип төшергән. Ләкин гадәттә көнчыгыш стилендә күрергә өйрәнгән җырчыбыз анда бөтенләй башка образда күренә. Әлфинә Әзһәмова - "блондинка" булган! Әлфинә ханым, чыннан да, чәчен буятканмы, юкмы - бу хакта үзеннән сорадык.

– Клипны диңгез буенда төшердек. Аны төшерүче егетләр образымны үзгәртүемне, ягъни чәчемне буятуымны сорады. Ә мин "блондинка"ларны бик өнәп бетермим, шуңа да теләмичә генә ризалаштым. Әзер клипны карагач та, рәхәтләнеп үземнән көлдем. Хәтта клипны төшергән егетләр дә, мине чәч буятырга күндерә алгангамы, бик канәгать калды. Клипта чәч кенә түгел, макияж да, киемнәрем дә башка. Мин бит, гадәттә, төсле, ташлы, ялтырап торган киемнәр киям, ә клипта бертөсле, аксыл киемнән төштем, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әлфинә Әзһәмова.

Җырчы клипны төшереп бетергәч тә, чәчен яңадан караңгы төскә буяган. Аның яңа образын башкалар ошатып өлгерсә дә, улы Ильмир кабул итә алмаган. "Балалар минем чәч төсемә күнеккән инде. Алар хәтта чәч кистерүемә дә каршы", – ди Әлфинә Әзһәмова. "Клипны караганнан соң, тамашачы "блондинка" булуыгызны сораса, нишләрсез?" дип сорагач, "Тәмле әйбер күп булмый ул", – дип шаяртып җавап бирде җырчы.

"Ерактагы йолдызым"да яшь җырчы Индива Әлфинә ханымның яшь чагын, ә Индиваның егетен Башкортстан җырчысы Гайсар Миндегулов уйный. Анда Әлфинә ханым яшь чагында капитан булып эшләүче сөйгән ярын диңгезгә озата һәм еллар буе аның кайтуын көтеп яши... Клипның сценарий авторы - Индива. Индива шулай ук Әлфинә ханым белән башкара торган "Кичер, балам" җырының клибына да сценарий язган. Анысын Тукай районы Биклән авылында төшергәннәр. Клипның эчтәлегенә килгәндә, Әлфинә ханым кыз бала, ягъни Индиваны таба һәм әнисенә калдырып, башкалага "йолдыз" булырга дип чыгып китә. Ятимлектә үскән бала буй җиткәч кенә әнисе белән күрешү бәхетенә ирешә.

Билгеле булганча, күптән түгел Чаллыда Әлфинә Әзһәмованың концерты булды. Тамашаны халык та, җырчы үзе дә бик ошаткан, канәгать калган. "Индива, Радик Юльякшин да катнашкангамы, концерт бик матур, күңелле узды. Концертта чыгыш ясарга теләсә кемне чакырып булмый бит, ә Радикның җырлары минем күңелемә якын. Аның сыйфатлы башкарылган аранжировкаларында көнчыгыш алымнары бар, җырлары бәлки шуңа да якындыр миңа. "Сине халык шулай кабул иткән икән, үзең булып кал, беркемне дә тыңлама", дидем Радикка. Чөнки халыкка ярап булмый. Мин дә күлмәкнең тарын да, киңен дә, озынын да, кыскасын да киеп карадым, барыбер ошатмадылар. Дөрес, араларында матур диючеләр дә бар", – дип белдергән Әлфинә Әзһәмова "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.10.2015 18:03:48

Хет- блондинка булсын,хет-шатен,
Күпергән кабартма инде бу хатын!

Последние комментарии