Әлфия Сөләйманованың яңа КЛИБЫНДА абыйлы-энеле һәм апалы-сеңелле актерлар төшкән

Әлфия Сөләйманова башкаруындагы “Әти-әни, рәхмәтле без сезгә” дигән җыр һәрберебезнең иң кадерле кешеләре – әти-әниләребезгә багышланган. Бу җырда ниндидер гадилек, балачакта гына була торган рәхәт җылылык сизелә. Әти-әниләргә мәхәббәт хисе җырның һәр сүзендә, һәр нотасында.

Әлфия Сөләйманова (кыз фамилиясе Вәлиуллина) 90 нчы елларда популяр булган җырчы. Аның "Туган көнең белән, әнием", "Әтиемә", "Серле каеннар", "Йөрәкне алдап булмый", "Җырлар аша" кебек җырларын халык яратып тыңлый. Озак вакыт сәхнәдән югалып торганнан соң, ул янәдән эстрадага кайтты. Һәм үзенең "Әти-әни, рәхмәтле без сезгә!" җыры белән тамашачы күңелен янәдән яулады.

Клип җәй уртасында төшерелгән. Әлфия ханым актерларны озак сайлаган. Аларның бер-берсенә охшавы - төп шарт була. Чөнки образны балачактан алып олы яшькә кадәр ачарга кирәк. Шуңа да клипта төшүчеләр арасында абыйлы-энеле һәм апалы-сеңелле кешеләр дә бар.

Видеода "Татар радиосы"ның музыкаль мөхәррире Айгөл Батырханованы да күрергә була.

"Минем клипта төшүем очраклы рәвештә булды, - диде Айгөл "Туйлар.ру" хәбәрчесенә, - Әлфия ханым әлеге җырны радиога "Яңа җыр" рубрикасына бирергә килгәч, мине күреп алды һәм минем клибымдагы әни образы өчен сез бик яхшы буласыз дип, клипта төшәргә тәкъдим итте". 

Карыйбыз: 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.10.2014 00:39:14

катыкай, хак суздэр.

14.10.2014 22:10:18

Хөрмәтле, катыкай!!!Беренчедән, мин харизма сүзенең мәгънәсен бик яхшы аңлыйм( монысы өчен борчылмагыз). Кеше турында теләсә нәрсә сөйләгәнче башта шул дәрәҗәгә җитәргә кирәк әле!(Сүзне аны һәркем сөйли ала...)Шәхсән сезгә ошамый икән, тыңламагыз, мәҗбүр итүче юк бит!Әмма, үзегезне югары белгеч дип санап, кешегә ямьсез сүзләр атып утырмагыз, зинһар!

14.10.2014 10:39:18

Какая харизма?
Син харизманын ни икэнен чамалыйсынмы?))))
Тавыш юк жаным,жырларга. Пышылдап хэтта шигырь дэ сойлэп булмый.
Сез бит узегезне, Элфиягезне алдалап утырасыз.Хэркем, сэлэтенэ туры килгэн эш белэн шогыллэнергэ тиеш. Шул исэптэн, син дэ, мин дэ, Элфия дэ.

13.10.2014 22:56:59

Хөрмәтле,!!!Монда бер кеше дә үзен алдап утырмый!Аллага шөкер, эстрадабызда бүген бертөрлелек юк. Һәр җырчының үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Тамашачыга сайлау мөмкинлеге бирелгән! Әлфия Сөләйманованың үзенә генә хас назлы, йомшак тавышы, үзенә генә хас харизмы бар! (Сезгә карап, Сокланам, Әлфия ханым!) Иң мөһиме ул- автор-башкаручы!Шундый искиткеч мәгънәле җырны бары йомшак күңелле кеше генә яза ала. Сез "һәр авылда бар болай җырлаучы" дип язгансыз. Мин, мәсәлән, бер генә талант иясенең дә шәһәрдән чыкканын белмим. Алар барысы да авылдан!Үзэшчән сәнгать белән татар эстрадасын бутамагыз,зинһар!

12.10.2014 13:30:12

КӨНЧЕ КҮБӘЛӘК)))БАшкаручынын тавышы охшамый икэн,ул сезнен эшегез)) Ә сәнгатьне аңлаган кешеләргә-шәхсән ,минем үземә,ӘЛФИЯ СӨЛӘЙМАНОВАНЫН җырлавы бик тә охшый!Чөнки,кабатланмас,үзенэ генэ хас,узенчәлекле,моңлы итеп,башкаручы ул!Уңышлар аңа!)))

12.10.2014 12:14:40

Тавышы юк бит инде, нэрсэ узегезне алдап утырасыз.
Хэр авылда бар болай жырлаучы.

11.10.2014 12:43:57

Гафу итэрсез,тавышы ямьсез.Башкаручы башка кирэк.

10.10.2014 23:46:34

Клип,җырның сүзләре,көе-бар да матур.Ә башкаручысы-СУПЕР...

10.10.2014 21:29:41

башкаручысы да әйбәт. үзенә генә хас моңлы матур тембрлы тавышы йөрәккә үтеп керә.

10.10.2014 10:28:55

Клип, жырнын сузлэре, кое - бар да матур. Башкаручы башка кирэк.

Последние комментарии