Эльмира Гыйльфанова: "Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма..." (ФОТО)

Халык күңеленә “Сылу алма” җыры белән үтеп кергән яшь җырчылар – Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, ниһаять, гаилә корырга булганнар. Казандагы тәүге концертлары вакытында егет үзенең кәләшенә тәкъдим ясады! Сәхнәдә, тамашачылар күз алдында ул Эльмирага бер кочак чәчәк һәм йөзек бүләк итеп, аның кулын сорады.

 – Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма шулай көтелмәгәнчә булыр дип һич кенә дә башыма китермәгән идем, – дип белдергән кәләш "Интертат.ру" сайтына.

Яшьләр өч ел очрашып йөриләр икән инде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч танышкан булганнар. Туй көне әлегә билгесез икән. “Ул турыда тәгаен сөйләшмәдек әле, шулай да җәй урталарыннан да соңга калмыйча үткәрербез, дип уйлыйм”, – ди бәхетле кәләш.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии